Хач торгызу чиркәве (Васильево)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хач торгызу чиркәве (Васильево) latin yazuında])
Хач торгызу чиркәве
Нигезләнү датасы 1870
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Воздвижение Креста Господня[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Яшел Үзән районы һәм Васильево
Епархия Казан һәм Татарстан епархиясе
Архитектура стиле Рус стиле
Мирас статусы выявленный объект культурного наследия России[d]
Карта

Хач торгызу чиркәве (рус. Крестовоздвиженская церковь) 1872 елда төзелгән — Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә православие чиркәве[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1870—1872 елларда Раифа монастыре исәбенә һәм Казан губерна земство идарәсе технигы И.П.Александров проекты буенча Васильево авылында кечкенә таш бер тәхетле Воздвижения Креста Господня гыйбадәтханәсе төзелгән. Чиркәү төзелеше инициаторы Раифа монастыре настоятеле архимандрит Варлаам була. 1907—1908 елларда Васильево пыяла заводы хуҗасы П. М. Богданов һәм Казан сәүдәгәре Л. А. Матвиевский акчасына гыйбадәтханәгә изге Николай Чудотворец һәм газапланучы Арефа хөрмәтенә янкорма төзиләр. Шулай ук бу чорда дүрлек төзелә. Чиркәү үзенең киңәюе белән Казан руханилар академиясе профессоры иске йолалык итүчеләрнең танылган белгече Николай Иванович Ивановскийга бурычлы, аның улы, иерей Евгений Ивановский, ул вакытта Хач торгызу чиркәвенең рухание булган. Храм тарихы вакыйгалары арасында 1897 елның 12 июлендә изге Иоанн Кронштадтский тарафыннан литургия кылуын билгеләп үтәргә кирәк.

1938 елда гыйбадәтханә ябыла, бинада кинотеатр урнаша. 1990 елда чиркәү яңадан дин тотучыларга тапшырыла. Баш тәхет 1991 елда изгеләштерелә, ә 1993 елда — изге Николай хөрмәтенә янкорма изгеләштерелә. 1998 елдан башлап чиркәүдә якшәмбе мәктәбе эшли. 2010 елның 30 октябрендә Изге Ананың Казан иконасы хөрмәтенә гыйбадәтханәнең өченче янкормасы изгеләштерелә. Хәзерге вакытта гыйбадәтләр шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә башкарыла.

Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стилистик яктан храм рус юнәлеше эклектикасы үрнәге булып тора. Күтәрелгән дүртпочмакның дүрт катлы түбәсе бар. Аның өстендә, алмада гади хач белән тажланган зур баш. Дүртлек һәм кечкенә трапезная симметрияле ян өстәлмәләр белән җиһазландырылган. Ярым түгәрәк үзәк апсида ике яктан да янкормаларның апсидлары белән янәшә тора. Гыйбадәтханәнең аскы турыпочмаклы уемнары роман пилястралары белән бай бизәлгән, тәрәзәләр астында поребриклар полосасы бар, йөзлекләр азагында ике ярым түгәрәк кокошниклар фризны поребрик белән бүлдерәләр. Кыңгырау манарасы яруслы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]