Шри Сваминараян Мандир, Окленд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шри Сваминараян Мандир, Окленд latin yazuında])
Һинд дине гыйбадәтханәсе
Шри Сваминараян Мандир, Окленд
Ил Яңа Зеландия
Урнашу урыны 10-12 Wentwort Ave, Papatoetoe, Manukau, Auckland
Дин Нарнараян Дэв, Радхакришна Дэв, Гһаншьям Маһараҗ һәм Рам париварга табыну
Төзелеш еллары ???—2008 елның 24 марты
Сайт [www.isso.org.nz Рәсми сайт]

Оклендта Сваминараян Мандир (Дэванагари язуы белән: श्री स्वमिनरयन मन्दिर, औक्क्लन्द) ул Яңа Зеландиядә Сваминараян Сампрадайның беренче Мандиры Гыйбадәтханәсе.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Окленд Кытай һәм Һиндстан мәдәниятләре кешеләренең иң югары тыгызлыгына ия һәм соңгы елларда берничә яңа Һинд дине гыйбадәтханәсе ачылган булган.

Окленд Университеты Докторы Уордлоу Фризен язган Азия Яңа Зеландия Фонды отчётында "Diverse Auckland: The Face of New Zealand in the 21st Century", язылганча шәһәр илнең башка урыннарынна күбрәк иммигрантлар кабул итәчәген дәвам итүе турында язылган.

Үзенең отчётында Доктор Фризен шулай дип раслый: "Физик дәрәҗәдә, Оклендта Азия халыкларының төрле дини практикалары пәйда булуы драматик." [1]

Нәкъ проектка кадәр һәм чынга ашу вакытында Ходайга ышану микъдары бәрабәренә Оклендта, Яңа Зеландиядә яңа төзелгән Шри Сваминараян Гыйбадәтханәсе барлык Санатана Дхарма (Һинд дине) гыйбадәтханәләре арасында маяк булып тора. Гыйбадәтханәнең түшәмен һәм стеналарын шәхсән кисү өчен меңнәрчә сәгать хезмәт киткән. Сваминараян өчен яңа йорт ясау өчен Папатоэтоэ, Окленд җәмәгате тарафыннан 5 елдан артык сак планлаштыру һәм чынга ашыру булган. Яхшы нәтиҗәгә ирешер өчен дизайнны, инженерлык эшләрен һәм конструкцияне Яңа Зеландиядән тыш, Һоң Коң, Һиндстан һәм Европа тарафыннан эшләнгән булган. Традицион Һиндстан архитектурасы буенча тәфсилле агач кисүләре, скульптур формалар, баганалар һәм Шихаралар бөтенесе бөтен дөньядан тәҗрибәле белгечләр тарафыннан ясалган булган.[2] Бу гыйбадәтханәне төзүдә катнашкан ике кеше Доктор Кантилал Патель һәм аның хатыны Миссис Ранджна Патель җәмәгать хезмәтләре өчен Патшабикә Хезмәте Медален алганнар.[3]

Гыйбадәтханәне ачу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мурти Пран Пратистха Маһотсав (Ходайны кую церемониясе) Ачарья Шри Кошалендрапрасадҗи Маһараҗ тарафыннан 2008 елның 24 мартында башкарылган булган. Гыйбадәтханәдә изгеләштерелгән үзәк Муртилар Ганшьям Маһараҗ, НарНараян Дэв, Радһа Кришна Дэв һәм Рам Паривар һәм шулай ук биредәге җәмәгатьнең Кул Дэвы.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Field, M. Welcome to NZ's most Asian suburb. stuff.co.nz. әлеге чыганактан 2008-05-12 архивланды. 2008-05-13 тикшерелгән.
  2. Shri Swaminarayan Mandir, Auckland, archived from the original on 2015-05-27, retrieved 2019-07-26 
  3. Two lives dedicated to helping others, Howick and Pakuranga Times (2009-01-08). 10 апрель 2009 тикшерелде.