Шәмсия Хәкимова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәмсия Хәкимова latin yazuında])
Шәмсия Хәкимова
Туган телдә исем Шәмсия Гази кызы Хәкимова
Туган 3 июнь 1908(1908-06-03)
СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы
Үлгән 18 ноябрь 2003(2003-11-18) (95 яшь)
Уфа, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер И.В.Сталин исемендәге Мәскәү корыч институты
Һөнәре металлург, БАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе

Шәмсия Хәкимова (Шәмсия Гази кызы Хәкимова, 3 июнь 1908(1908-06-03), Балтач, Азнакай вулысы, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, Россия империясе18 ноябрь 2003(2003-11-18) (95 яшь), Уфа, Башкортстан, Россия) — инженер-металлург, БАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1958).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәмсия Гади (Гази) кызы Хәкимова 1908 елның 3 июнендә Самара губернасы Бөгелмә өязе Балтач авылында (хәзер — Татарстан Республикасының Азнакай районы) туа.

1936 елда И.В.Сталин исемендәге Мәскәү корыч институтын тәмамлый. Институтны тәмамлагач, 1963 елга кадәр Уфада 26нчы заводта инженер-технолог булып эшли (хәзер Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе), 1937 елдан 1939 елга кадәр лаборатория башлыгы, 1941 елдан — өлкән инженер — тикшеренүче, 1943 елдан-лаборатория башлыгы.

1938-1939 елларда ВКП(б) башкорт өлкә комитеты бүлек мөдире урынбасары булып эшли.

Шәмсия Гади кызы инициативасы буенча 26 нчы завод производствосында арыганлык ныклыгын билгеләү өчен материалларны сынауның тизләтелгән ысуллары, югары температурада вакуумда эшкәртелә торган кушылмалар структурасына металлографик тикшеренүләр кертелде.

Бүләкләр һәм исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

БАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1958).

«Кызыл Байрак», «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнгән (1944).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкирская энциклопедия / Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2011. − Т. 7: Ф-Я. — 624 с.