Электрон китап

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Amazon Kindle 3 электрон китап уку җайланмасы

Электрон китапкомпьютерда җыелган гади текст, яки гадәти китапның скан-күчермәсе,яки махсус программалар ярдәмендә эшләнгән файллар җыелмасы. Соңгылары бизәлеше, структурасы ягыннан экраннан укуга җайлаштырылган була. Моңа fb2, exe кебек форматлар керә. Шулай ук pdf формат та Adobe Reader программасында җиңел укыла. Ә exe форматка картиналар гына түгел, хәтта музыкаль бизәлеш тә өстәргә мөмкин.

EBook Maestro кебек программаларда текстны адәм тавышы белән уку мөмкинлекләре дә бар. Әйтик, укып күзең талганда, яки караңгыда кеше тавышын кушып кую мөмкинлеге. Дөрес, ул тавыш чын кеше шикелле үк сәнгатьле итеп укымый. Әмма елдан-елга камилләшә бара.

Бүген электрон китапларны телефон экраныннан да, компьютердан да, башка җайланмалардан да укырга мөмкин.

Электрон китап сәүдәсенең 95 проценты Төньяк Америка һәм Көнбатыш Аурупа өлешенә төшә. Американың электрон китап базары 2007 елда 4,2 миллиард доллар белән бәяләнсә, 2011 ел азагына бу сан 10 миллиардка җитәр дип көтелә.

Тарих[үзгәртү]

Электрон китапларның башлангычы булып тар кулланыштагы техник документлар тора. Һәртөрле белешмәләр, куллану әсбаплары, схемалар, сызымнар... Кәгазь китап итеп чыгаруда мәгънә юк, белгечләрдән башка беркем дә алмаячак, ә сакларга кирәк. Һәм аларны электрон форматларда саклый башлыйлар.

Заманның бу ачышын язучылар эләктереп ала. Алар үз әсәрләрен якыннарына компьютер наборы рәвешендә җибәрә. Бераздан бу эшкә графоманнар армиясе килеп кушыла. Гәзит-журналларда, нәшриятләрдә басылмаган “шедевр”ыңны халыкка җиткерүнең иң җайлы ысулы булып тора. Шул рәвешле электрон китапханәләр пәйда була. Әмма графоманнарны бушлай да укучы табылмый, ә күптән дөньядан киткән классикларга бүген дә ихтыяҗ бар. Һәм китапханәләрдә классик язучыларның әсәрләре барлыкка килә. Авторлык хокукларын бик санга сукмый торган илләрдә бүгенге язучыларның популяр әсәрләрен дә эзләүсез-сораусыз китапханәгә куялар. Русияда, әйтик, Кытайда... Моңа китап нәшриятләренең дә, авторларның да бик исе китми. Интернетта халык аз йөри һәм бу күренеш берничек тә сәүдәгә комачауламый.

Әмма заманнар үзгәрү белән, интернет-гыйлемлелек пәйда була һәм авторлар үз әсәрләрен интернетта урнаштырган өчен акча таләп итә башлыйлар. Бу шаукым Русияга да кагыла башлады. Һәм моңа кадәр гөрләп эшләгән китапханәләрнең беркадәр сүрелеп калуы шуннан килә. Хәлдән чыгу юлын эзләп, кайберләре электрон китап нәшриятлары ачып җибәрде. Бу нәшрият-кибетләр авторлар белән килешү буенча эшли.

Әмма моның үз “эский”ләре килеп чыга. Беренчедән, электрон китапларны күчерүдән (копирование) саклау җиңел түгел. Әлбәттә, күп форматларда (pdf, exe) бар андый мөмкинлек. Әмма программалаштыру өлкәсендә аз-маз белеме булган кеше өчен андый саклык чараларын вату әлләни кыенга төшми. Икенчедән, экраннан укып утыру һәркемгә дә бирелмәгән. Кәгазь китапларга күнеккән халыкның аңа әлләни исе китми.

Әмма технология йоклап ятмый һәм ул бервакытта да ярты юлда тукталып калмый. Күчерүдән саклау программалары камилләшә бара. Алар инде моннан биш ел элекке кебек беркатлы түгел. Әлбәттә, аларны “вату” ысуллары да камилләшә. Бу күренеш,тәрип сакчылары һәм караклар каршылыгы шикелле, беркайчан да туктап калмастыр. Дәвам итәр һәм технологияләрнең камилләшүенә, һичьюгы катлаулануына китерер.

Бер үк вакытта экраннан уку җайланмалары да барлыкка килә һәм камилләшә бара. Моннан берничә ел элек “электрон кәгазь” төшенчәсе сүздә генә иде. Һәм беренче ишетүгә ул фантастика рәвешендәрәк кабул ителә иде. Бүген шуңа нигезләнгән аппаратларны инде киң кулланышта очратырга мөмкин. Димәк, укучыларның бер проблеммасы хәл ителә.

Электрон китаплар уку өчен компьютер экранына төбәлеп утыру мәҗбүри түгел. Аның өчен хәзер күзгә зыяны тими торган махсус җайланмалар бар. Формасы белән дә гадәти кәгазь китаптан артык аерылмыйлар.

Электрон китапларны нәшер итү[үзгәртү]

Автор үз әсәрен шәхси сайтында урнаштырырга, яки нәшрият хезмәтен файдаланырга мөмкин.

Электрон нәшриятларның күбесендә рассылка һәм дистрибютер системалары җайга салынган. Рассылкага язылучылар яңа китаплар белән танышып бара. Шул рәвешле уку әсбапларын, һәртөрле кулланмаларны сатарга була.

Беренче очрак[үзгәртү]

Беренче очракта, ул сайт ачуны да, текстны электрон китап форматына әйләндерүне дә, моның өчен кирәкле программаларны сатып алуны да үз өстенә ала. Шәхсән үзе шогылләнәме, әллә берәр программистка мөрәҗәгать итәме – барсы да иркендә. Түләү ысулларын җайлау белән дә шул ук хәл.

Икенче очрак[үзгәртү]

Икенче очрак — электрон нәшрият белән хезмәттәшлек итү. Нәршият китапны бизи, тиешле форматка күчерә, сата һәм сатып алучылар белән бәйләнештә тора. Табыш икегә бүленә.

Отышлы ягы[үзгәртү]

Беренче карашка, электрон нәшриятләр белән эшләү кәгазь китап чыгаручылар белән эшләүгә караганда күпкә отышлырак шикелле. Гадәти нәшриятларда авторга керемнән 4-15% процент түләнсә, электрон нәшриятлар 40 – 50% тәкъдим итә. Әмма шунсы бар: электрон китапларның бәясе күпкә арзан тора. Кәгазь китап уртача 100 – 300 сум белән бәяләнсә, электрон китаплар өчен бу – 10 – 70 сум. Икенчедән, автор бары тик реаль сатудан гына табыш ала. Кәгазь китап нәшриятлары исә, аңа-моңа карап тормый. Китабың чыккан икән, сатыламы ул, юкмы – гонорарын бирә. Ә интернетта бу принцип эшләми. Сәүдә барса гына табыш керә.

Русиядә[үзгәртү]

Русияда башта электрон китаплар базарларда гына сатыла иде. Соңрак җитдирәк нәшриятлар эшкә керешә – матур тышлыклар белән, авторлык хокулары белән чыгаралар. Электрон китаплар эшли торган программалар ярыйсы ук кыйммәт торалар. Сайтны популяр дәрәҗәдә тоту үзе дә вакыт һәм чыгымнар таләп итә. Моннан тыш, юзерларны, сатып алучыларны җәлеп итү, реклама, һ.б.Сүз тулы канлы нәшрият эшчәнлеге турында бара.

Акча түләү системасы[үзгәртү]

Электрон китап кибете белән сатучы арасында торган тагын бер каршылык – акча түләү системасының камил булмавы. Көнбатышта бөтен сатып алулар да карточка ярдәмендә башкарыла. Кирәкле графага карточка номерыңны язасың товар синеке.

Ә Русиядә акчаңны бер электрон кәшилүктән икенчесенә күчереп озак вакыт үтә. Һәм ул акча алмаштыру системаларының барсына да күпмедер процент калдырып китәргә кирәк. Шуңа да карамастан, электрон нәшриятлар төзү дәвам итә. Өмет өзеп эшен туктаткан ташландык нәшриятлар белән бергә, ярыйсы гына эшләп килгәннәре дә бар.

Публикант[үзгәртү]

Публикантның электрон китап эшләү өчен exeBook дип аталган үз программасы бар. Бу нәшрият китапларны үзенә алмый, реклама ясамый – бары тик әсәрне интернетта сату мөмкинлеге генә бирә. Әгәр exeBook форматында чыгарасың икән, нәшриятка 5% түлисең. Саклаулы китапны WebMoney Transfer аша сатасың икән өстәмә рәвештә 5,5% түләргә тиеш буласың. Электрон китап форматын да, күчерүдән саклау ысулларын да автор үзе сайлый. Публикант моңа кадәр иң танылган һәм уңышлы нәшриятлардан исәпләнде. Һәм Русиядагы электрон китап базарының күп өлеше аңа карый иде. Әмма соңгы вакытта бераз сүрелеп калуы сизелә.

Литрес[үзгәртү]

Литрес — FictionBook.lib, Альдебаран, Litportal, Bookz.ru һәм Фэнзин кебек сайтларның хуҗаларына карый. Нигездә әдәби әсәрләрне сату белән шөгыльләнәләр. Моннан тыш китапларга реклама урнаштыру да – аларның эше. Әгәр китаптагы сылтанма буенча күчәсең икән, моның өчен авторга да акча түлиләр. Әсәр уртасында калкып чыккан әрсез баннерлардан котылырга теләсәң, укырга уңайлы форматтагы китапны сатып алырга тиеш буласың. Авторга китап хакыннан 20-30% гонорар түлиләр. Нәшрият һәм автор мөнәсәбәләре үзара килешү буенча.

Инглиз телендәге электрон китаплар[үзгәртү]

Инглиз телендәге электрон китапларны, нигездә, кибеткә барырга иренгән кешеләр, яки авыл халкы сатып ала. Шулай ук чит илләрдә яшәп, үз телендә китап таба алмаучылар да электрон китапка мөрәҗәгать итә.

Студентлар, бизнесменнар арасында да электрон форматны үз итүчеләр бик күп. Чөнки монда текст белән эшләү җиңел – кирәкле чыганакка сылтанмалар да, эзләү системасы да бар. Һәм яшелләр... алар инде электрон китаплар уйлап табучыга рәхмәт укып туя алмый – чөнки кәгазьгә экономия, димәк, күпме агач исән кала.

Индустрия алдынгылары[үзгәртү]

Бу индустриянең алдынгылары – 1990 елларда эш башлаган Boson Books, Hard Shell Word Factory һәм Online Originals фирмалары. Online Originals нәшер иткән электрон китап хәтта Букер премиясенә лаек була. Туксанынчы еллар азагында АКШның бөтен нәшриятлары да диярлек электрон китап базарына үз өлешен кертә. Бер үк вакытта, уңышлы эшләп килүче электрон китап нәшриятлары кәгазь китаплар чыгару эшенә дә керешә. EPPIE һәм Dream Realm Award дип аталган еллык премияләр тапшырыла.

AMAZON.COM[үзгәртү]

AMAZON.COM —электрон китап базарында әйдәп баручыларның берсе. Ул китаплар эшләү өчен махсус программа чыгарып кына калмый, Kindle дип аталган китап уку җайланмасын да кулланышка кертә. Kindle бары тик Амазон системасы аша таратылган текстларны гына укый, башка форматларны санга сукмый. Бер китап хакы уртача 10 доллор. Укучылар өчен 100 мең китапны үз эченә алган электрон китапханә.

EBOOKS.COM[үзгәртү]

EBOOKS.COM' — 2000 елда ачылган бу австралия фирмасының ассортиментында — 130 мең китап исәпләнә. Иң яраткан жанрлары – бизнес буенча китаплар. Сәүдәнең күп өлеше АКШ, Англия, Австралия, Канада, Мексика, Индия, Африка илләрендә. Фирма нәшриятлар белән турыдан туры бәйләнештә һәм бары тик кәгазьдә чыккан китапларны гына электрон вариантта PDF форматта тәкъдим итә. Китапларның уртача бәясе – 10 доллар.

FICTIONWISE.COM[үзгәртү]

FICTIONWISE.COM- әдәби әсәрләр сату белән шөгыльләнүче бу нәшрият та шундый ук система буенча эшли. Бүген аның өч йөз меңләп даими укучысы бар. Ай саен кырык мең данә электрон китап сата.

EBOOKMALL.COM[үзгәртү]

EBOOKMALL.COM- төрле дәрәҗәдәге язучылар белән эш итә. Автор китабын сайтта урнаштыру өчен $19.95 акча түли, һәм һәр сатудан 50% гонорар ала. Реклама, промушен авторның үз җилкәсендә.

Татар телендә электрон китаплар[үзгәртү]

Татар телендә электрон китапларны, нигездә, яшьләр ала. Аларның телефоннан уку, махсус җайланмалар куллану буенча тәҗрибәләре шактый. Махсус программалар булганда, компьютер экраныннан уку да әлләни авырлык тудырмый.

Студентлар һәм укучылар өчен электрон формат күпкә уңайлырак та. Шулай ук Казаннан, һәм Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә электрон китапка еш мөрәҗәгать итә. Хәтта Казанның үзендә яшәүчеләр дә читтә калмый, яраткан язучысының әсәре нәшриятта китап булып чыкканын көтәргә теләмәгәндә, алар аны электрон китап рәвешендә алып укый.

Моңа кадәр татар телендә китап укучыларның ихтыяҗын kitap.net һәм tatknigafond.ru кебек бушлай китапханәләр канәгатьләндереп килде. Алар бүген дә уңышлы эшли. Һәм шулар белән беррәттән webkitap.us дип аталган сайт барлыкка килде. Аның төп максаты – авторларның яңа гына табадан төшкән әсәрләрен укучыга тәкъдим итү.

WEBKITAP.US[үзгәртү]

WEBKITAP.US — татар телендә электрон китап чыгарырга теләгән авторлар белән эшләүче нәшрият-кибет. Тематика чикләнмәгән: матур әдәбият та, һәртөрле кулланмалар да, мәгариф, тарих, фән һ.б. әдәбият та күз уңында тотыла. Китаплар нигездә pdf форматында, әмма авторның теләген исәпкә алып exe, fb2 форматлары да кулланыла. Кәгазьгә чыгарып укырга теләүчеләр өчен махсус эшләнгән rtf форматы куллану мөмкинлеге дә бар.

Түләү ысуллары күп төрле: моның өчен робокасса, сприпай һәм интеркасса системалары файдаланыла. Ә бу татарча электрон китапларны дөньяның теләсә кайсы почмагыннан сатып алырга мөмкин дигән сүз.

WEBKITAP.US китапларны үзенә алмый – бары тик әсәрне электрон китап рәвешенә китерә һәм интернетта сату мөмкинлеге бирә. Авторларга һәм китапка беркадәр реклама ясый. Китапка хокук авторларның үзләрендә кала. Алар әсәрләрен кибеткә үзләренең бәясе белән тәкъдим итә, сатуга чыкканда моңа кибетнең процентлары өстәлә. (Электрон китап эшләү, реклама, аренда, түләү системаларының өлеш – барлыгы — 10-40 процент). Әйтик, әгәр автор китабын кибеткә 100 сумнан тәкъдим итә икән, сатуда ул 110 – 140 сум тирәсе булачак. Һәм һәр китаптан автор үзенең 100 сумын алып бара.

Электрон китапларны эшләү һәм кибеткә урнаштыру өчен WEBKITAP.US акча алмый. Әмма китап бер ай буена бер тапкыр да сатылмый икән, аның бәясен берьяклы рәвештә төшерергә, ә инде өч айга китсә, бөтенләй кибеттән алырга мөмкин. Бу очракта, автор китабы кибеттә торсын өчен ай саен бер китап хакын түләргә тиеш була. Әмма китапларын укучыга тәкъдим итүдә авторлар үзләре дә өлеш керткәндә, мондый күренешләр булмый диярлек.

Чыганаклар[үзгәртү]