Эстлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Эстлар
Map of Sarmatia in Europe, Description de L'Universe (Alain Manesson Mallet, 1685).jpg
Эстлар 1685 елгы француз картасында
Гомуми саны:
Таралышы: хәзерге Эстония территориясе
Тел: билгесез
Дин: мәҗүсилек

Э́стлар (лат. Aesti) — көнбатыш Аурупа чыганакларында бүгенге Эстония территориясендә Урта гасырларда яшәгән халыкның аталышы. Борынгы рус чыганакларында бу атамага «чудь» атамасы туры килә.

Эстониянең иң борынгы халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эстония территориясендәге иң борынгы табылдыклар булып Пулли һәм Кунда торакларын казу вакытында табылган һәм кунда археологик мәдәниятенә караучы табылдыклар булып тора. Аларга алмашка нарв мәдәнияте килә. Ни тегесенең, ни монысының кайсы этнос вәкиле булулары билгеле түгел.

Aestii[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Aestii Висла янында яшәүче халык буларак Тацитның «Германия» әсәрендә искә алына.

Аның әсәрендә тасвирланганча, Aestii ул гәрәбә җыеп Рим империясе белән Гәрәбә юлы буенча сәүдә итүче прусс кабиләләренең берсе була.

Урта гасыр эстлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эстониянең тарихи өлкәләре

Урта гасыр эстлары турында мәгълүмат XIII гасыр ливон хроникаларында искә алыналар. Борынгы латин язучыларыннан калган атаманы урта гасыр язучылары ялгышып аны «көнчыгыш» (ост) сүзеннән барлыкка килгән дип исәпләгәннәр (ягъни «Көнчыгыш җир» — Эстланд).

XIX гасырда хәзерге заман эстоннары бу терминны үзатамалары буларак алалар. Аңа кадәр алар үзләрен «маарахвас» (эст. maarahvas, сүзгә-сүз «җир халкы») дип атап йөрткәннәр.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эсты // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.