Юзеф Пилсудский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юзеф Пилсудский latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Юзеф Пилсудский
Jozef Pilsudski1.jpg
Туган телдә исем пол. Józef Piłsudski
Әйтелеш
Туган 5 декабрь 1867(1867-12-05)
Зулов, Свенцяны өязе, Вилнә губернасы, Рәсәй империясе
Үлгән 12 май 1935(1935-05-12) (67 яшь)
Варшау, Пүлшә Җөмһүрияте
Үлем сәбәбе бавыр яман шеше[d]
Күмү урыны Вавел кафедраль җәмигы[d]
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of Poland.svg Польша Җөмһүрияте (1918—1939)
Альма-матер Харкау милли университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Пүлшә социалистик фиркасе[d]
Җефет Александра Пилсудская[d] һәм Мария Пилсудская[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы һәм Польша-ССРБ сугышы[d]
Хәрби дәрәҗә Пүлшә маршалы[d]
0939 Józef Piłsudski Sarcophagus.JPG
Józef Piłsudski Signature.svg

Commons-logo.svg Юзеф Пилсудский Викиҗыентыкта

Юзеф Пилсудский (пол. Józef Klemens Piłsudski ['juzɛf piw'sutski], 5 декабрь 1867(18671205), Зулов, Свенцяны өязе, Вилнә губернасы, Рәсәй империясе (хәзерге Литва) — 12 май 1935, Варшау, Пүлшә Җөмһүрияте) — Пүлшә дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, маршал.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шляхтич гаиләсендә туган. Вилнәдә гимназияне тәмамлап, 1885 тә Харкау университетына укырга керә. 1887 дә Александр IIIга һөҗүм итүне әзерләү өчен кулга алына һәм 5 елга Киренскигә сөрелә. 1892 дә Вилнәгә кайта, 1893 тә Пүлшә Социалистик Фиркасенә керә. Беренче урыс инкыйлабы вакытында Галициядә урыс хакимиятенә каршы ярымхәрби оешманы булдырырга кирәк дигән фикергә килгән.

Беренче бөтендөнья сугышында Алмания һәм Австрия-Маҗарстан җиңгән очракта Пүлшәнең бәйсез булырына исәп тотып, Пилсудский Австрия-Маҗарстан ягында сугышкан поляк легионын оештыра һәм аның командиры була. Әмма тора-бара Пилсудский һәм алман оккупантлары арасында каршылыклар туа башлый, һәм 1917 дә легион куып таратыла, ә Пилсудский Магдебург кальгасенә ябыла.

1918 нең 8 ноябрендә ул азат ителә, ә инде 11 ноябрьдә Варшавада ул вакытлы дәүләт башлыгы һәм кораллы көчләре сәргаскәре итеп игълан ителә. 1920 тә маршал дәрәҗәсе бирелгән.

Польша-Литва татарлары Улан гаскәрен оештыруда катнаша һәм хезмәттәшлек итә. Совет-Польша сугышы вакытында, 1920 елда, Тухачевский җитәкчелегендәге Кызыл Гаскәр Варшавага һөҗүм иткән. Польша маршалы Юзеф Пилсудский Татар Улан гаскәрләренә Тухачевский гаскәре артыннан һөҗүм итәргә боерык биргән. 14 августта, сугышның хәлиткеч мизгелләрендә, Татар Уланнары Тухачевский гаскәрләренә һөҗүм иткәннәр һәм Кызыл Армия качып китәргә мәҗбүр була. Маршал Пилсудский рәсми рәвештә татарларга хөрмәт тапшырган.

1922—1923 тә барлык вазыйфалардан китә.

1925 елда хәрби түнтәрелеш әзерләп яңадан хакимияткә килә.

1926—1928 һәм 1930 да Пүлшә министрлар шурасы рәисе, 1926—1935 тә хәрби министр. Советлар Берлеге (1932) һәм Һитлер Алманиясе (1934) белән үзара һөҗүм итмәү турында пактларны имзалаган, ләкин аларны ышанычсыз дип санаган.

1935 нең 12 маенда Варшауда вафат булган. Краковта күмелгән.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Польшаның булачак президенты Юзеф Пилсудский Гаяз Исхакый белән бергә сөргендә ята. Соңрак татар язучысы Варшавага килгәч, президент аңа ярдәм итә.[1]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://giylem.tatar/?p=420