Ярминкә урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ярминкә урамы (Казан) latin yazuında])
Ярминкә урамы
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Вахитов районы, 1 нче пүлисә часы һәм Бауман районы (Казан)
Почта индексы 420111[1]
Карта

Ярминкә урамы — хәзерге вакытта Казанның Вахитов районындагы булмаган урам.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урам Кремль белән Болак арасында урнашкан , Бауман урамына параллель булган, Ташаяк һәм Кремль урамнарын кичеп үткән.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урам булган бу җирләрдә әле хан заманында ук халык яшәгән, әмма шәһәр читендә булган[2]. Руслар Казанны яулап алганнан соң, крепость киңәйтелә, һәм Кремль белән Болак арасындагы мәйдан аның эчендә кала[3]. Хәзерге кыяфәттә урам XVIII гасырның икенче яртысында, Василий Кафтырев төзегән "даими" план буенча шәһәрне реконструкцияләү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Урамның күпчелек агач төзелеше XIX гасырның икенче яртысына таш бина белән алышына[4][5]. 1917 елгы инкыйлабка кадәр административ 1 нче полиция бүлегенә[6][7] карый һәм шәһәр планнарында Болакның Уң як яр буе, яисә исемсез урам буларак сурәтләнә. Казанда районнарга бүленеш кертелгәннән соң, ул Бауман районына керә[8][9][10][11].

1914 елда Казан шәһәр думасы карары белән урам Ярминкә урамы үзгәртелә, әмма, күрәсең, бу исем фактта файдаланылмый, чөнки 1920-нче елларның икенче яртысында урам яңадан Ярминкә урамы дип үзгәртелә[12].

Куйбышев сусаклагычының барлыкка килүенә бәйле рәвештә , 1950-нче елның икенче яртысында Ленин дамбасы реконструкцияләнә, һәм Кремль дамбасы шәһәрне Казансу елгасы басудан саклау өчен төзелә; шуңа бәйле рәвештә Ташаяк урамының төньяк җөпь  өлеше  һәм аның бөтен диярлек так өлеше сүтелә.

2000 елларның беренче яртысында урамдагы калган йортлар сүтелә, ә урам Ярминкә мәйданының бер өлешенә әверелә.

Күренекле объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1950 нче елларда татар шагыйре, тәрҗемәчесе һәм журналист Мөнир Мазунов 15 нче йортта яшәгән[13]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Амиров К. Ф. Казань: где эта улица, где этот дом? Справочник улиц г. Казани — 1995. — 320 бит
  2. Казань - котел народов - III.
  3. Казань XVI — XVIII веков.
  4. Карта города Казани 1860 года.www.etomesto.ru.Дата обращения: 7 ноября 2021.
  5. План города Казани 1796 года. www.etomesto.ru.Дата обращения: 7 ноября 2021.
  6. План Казани 1914 г. издания Горуправы.ЭтоМесто.ru.Дата обращения: 3 ноября 2020.
  7. Адрес-календарь и справочная книжка Казанской губернии на 1915 год Адрес-календарь Казанской губернии….КПФУ (1914).Дата обращения: 5 ноября 2021.
  8. Вся Казань: справочная книга по городу Казани. — Казань: Государственное издательство газет «Красная Татария» – «Кызыл Татарстан», 1940. — С. 266. — 286 с.
  9. Справочник для сортировки входящих почтовых отправлений и печати в городе Казани Н. П. Буяновский.— Казань, 1965.— 68с.
  10. Министерство автомобильного транспорта и шоссейных дорог РСФСР; Татарское Транспортное Управление.Справочник для определения расстояний между различными пунктами по гор. Казани А. М. Камалеев.— Казань, 1970.— 470 с.
  11. Справочник по сортировке письменной входящей корреспонденции, периодической печати и телеграмм в городе Казани В. И. Малышева, Т. В. Невретдинова. — Казань, 1981.— 111 с.
  12. Султанбеков, Булат Файзрахманович. . — ISBN 5298007996.
  13. Список абонентов Казанской городской телефонной сети. — Казань, 1954. — С. 192.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казанский губернский статистический комитет. Адрес-календарь и справочная книжка Казанской губернии на 1915 год (рус.). — Каз.: Тип. губ. правл., 1914. — 819 с.