Җәүдәт Гыйләҗетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәүдәт Гыйләҗетдинов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җәүдәт Гыйләҗетдинов
Җ.Гыйләҗетдинов.jpg
Туган телдә исем Җәүдәт Нариман улы Гыйләҗетдинов
Туган 15 апрель 1930(1930-04-15)
Чишмә районы Арслан
Үлгән 30 август 2011(2011-08-30) (81 яшь)
Уфа
Милләт татар
Һөнәре социолог
Бүләк һәм мөкәфәтләре Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Җәүдәт Гыйләҗетдинов – Башкортстанда социология фәненә һәм социологик белем бирүгә нигез салган шәхесләрнең берсе, Русия Социология фәннәре академиясе академигы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәүдәт Мәхмүт улы Гыйләҗетдинов 1930 елның 15 апрелендә Чишмә районының Арслан авылында туган. 1952 елда Урта Азия дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, хезмәт юлын Ташкәнт авыл хуҗалыгын ирригацияләү һәм механикалаштыру инженерлары институтында ассистент вазыйфасында башлый. 1968-1977 елларда Уфа авиация институтында доцент, аннары профессор була.

1977-1988 елларда Башкортстан дәүләт педагогика институтында социологик тикшеренүләр кафедрасына һәм лабораториясенә җитәкчелек итә. Профессорның фәнни эшчәнлеге 1998-2004 елларда — Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге, 2004-2008 елларда Башкортстан Фәннәр академиясе белән бәйле була. Ул Уфа гыйльми үзәге Социаль-икътисади тикшеренүләр институты социология бүлегенең беренче мөдире һәм Башкортстан Фәннәр академиясенең Социология буенча гыйльми советы рәисе була.

1988 елдан Җ. Гыйләҗетдинов Башкортстан дәүләт университетында гыйльми һәм педагогик эшчәнлек алып бара. Биредә аның актив катнашлыгында Русиядә беренчеләрдән булып “социология” һәм “социаль эш” белгечлекләре ачыла, ике социология кафедрасы оештырыла, аспирантура һәм докторантура, социологик фәннәр буенча диссертация советы булдырыла. Җәүдәт Мәхмүт улы озак еллар үзе оештырган кафедраны уңышлы җитәкли, социология һәм философия фәннәре буенча докторлык диссертацияләре советы рәисе, берничә диссертация советы әгъзасы була, үзе булдырган лабораториядә социологик тикшеренүләр алып бара, студентлар һәм аспирантлар белән эшли, фәнни конференцияләр оештыра, “Башкортстан университеты хәбәрләре” журналының мөхәрририят әгъзасы булып тора.

Җәүдәт Гыйләҗетдинов социология фәненең актуаль мәсьәләләре буенча 300дән артык фәнни хезмәт бастырып чыгара. 9 фән докторы, 35 фән кандидаты әзерли.

Җәүдәт Мәхмүт улының фәнни хезмәтләре күпкырлы. Актив алып барылучы юнәлешләрнең берсе этносоциологик тикшеренүләр була. Аның эшләрендә республикадагы милли үзенчәлекләр һәм милләтара проблемалар, аларны хәл итү юллары яктыртыла, этносларның мөстәкыйльлеге һәм аны гамәлгә ашыру төрләре, дәүләт телләре статусы мәсьәләләре күтәрелә. Аның җитәкчелегендә этносларны үстерү буенча программаларның берничә проекты әзерләнә. 1994 елда — “Русиядә төрки халыкларны тергезү һәм үстерү” дәүләт программасы концепциясенең, 2002 елда “Башкортстан татарларының милли-мәдәни үсеше” дәүләт программасы проектлары басылып чыга.

Җәүдәт Гыйләҗетдиновның фән һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары югары бәяләнгән. 2009 елда Совет социология ассоциациясендә һәм Русиянең социологлар җәмгыятендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәне, ил социологиясен үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен аңа шушы оешмаларның шәрәфле әгъзасы дипломы тапшырыла. Ватаныбыз социологиясен үстерүгә өлеш керткәне өчен һәм беренче социология ассоциациясе оештырылуга — 50, Русия Фәннәр академиясенең Социология институты ачылуга 40 ел тулу уңаеннан ул Питирим Сорокин исемендәге көмеш медальгә лаек була. Мәскәү дәүләт университеты тарафыннан аңа “Русиядә социологик белем бирүне үстерүгә өлеш керткән өчен” билгесе бирелә.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]