Үзбәкстанда президент сайлаулары (2023)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үзбәкстанда президент сайлаулары (2023) latin yazuında])
← 2021   2030 →
Үзбәкстанда президент сайлаулары (2023)
2023 елның 9 июлендә
Кандидат Шәүкәт Мирзияев Робахон Махмудова Улугбек Иноятов
Фирка O'zLiDeP ҮзЛиДеП[d] / ҮзМЯДП[d] «Адолат»[d] ҮзХДП ҮзХДП[d]
Голосов 13,742,944
(87,05 %)
693,634
(4,43 %)
629,116
(4,02 %)
Кандидат Абдушүкүр Хамзаев
Партия ҮзЭП[d]
Голосов 585,711
(3,74 %)

Үзбәкстанда чираттан тыш Президент сайлаулары (үзб. Oʻzbekiston navbatdan tashqari prezidentlik saylovi) 2023 елның 9 июленә билгеләнгән.[1]

Чираттан тыш Президент сайлаулары Үзбәкстан Президентының 2023 елның 8 маендагы Указына ярашлы рәвештә билгеләнгән. [2]

10 майда сайлау кампаниясе башланган. [3]

19 майда Үзбәкстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларны уздыру өчен 174 млрд сом (якынча 15 млн 131 мең АКШ доллары) акча бүлеп бирелү турында игълан иткән. [4]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзбәкстанда конституцияне үзгәртү буенча референдум[d] 2023 елның 30 апрелендә узган.

Конституция төзәтмәләре президентлык срогын 5 елдан 7 елга кадәр арттыруны күздә тота[5] һәм президент Шәүкәт Мирзияевка тагын ике җиде еллык срокка сайлауга чыгарга рөхсәт итә (аның хәзерге срогы 2026 елда тәмамланырга тиеш иде).[6] Бу үзгәреш Мирзияевка хакимияттә торуын 2040 елга кадәр озайтырга мөмкинлек бирә. [5]

2023 елның 1 маенда Үзбәкстан Конституциясенең яңа редакциясе үз көченә кергән.[7]

Узган референдумның төп максаты, күпчелек күзәтүчеләр фикеренчә, Шәүкәт Мирзияевның ике президентлык срогын «нульгә тигезләү».[8]

Кандидатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәкъдим ителгән кандидатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәтиҗәләр[9]
Кандидатлар Фиркаләр Беренче тур
Тавыш %
Шәүкәт Мирзияев ҮзЛиДеП[d] / ҮзМЯДП[d] 13,742,944 87,05
Робахон Махмудова «Адолат»[d] 693,634 4,43 %
Улугбек Иноятов ҮзХДП[d] 629,116 4,02 %
Абдушүкүр Хамзаев ҮзЭП[d] 585,711 3,74 %
Исәпләнгән тавышлар 15,651,405 99,24
Гамәлдән чыгарылган тавышлар 118,951 0,76
Барлыгы 15,651,405 100
Тотылып калганнар
Теркәлгән / катнашучылар 19,593,838 79,88

Көтелгәнчә, Мирзияев, чын оппозиция булмаганда, беренче турда ук җиңеп чыга. Сайлаулар нәтиҗәсендә, рәсми мәгълүматлар буенча, Шәүкәт Мирзияев 87,05% тавыш җыеп, яңадан Үзбәкстан президенты итеп сайлана. Иң күп тавыш җыйган иң якын кандидат (4,43%) ― «Адолат» партиясеннән Робахон Махмудова.[10][11]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Как пройдут выборы президента в Узбекистане. В избирательной кампании примут участие четыре кандидата // Известия, 3 июня 2023
  2. Ўзбекистонда президентлик сайлови 9 июлга белгиланди.
  3. Ўзбекистон президентлиги учун сайлов кампанияси бошланди.
  4. Президент сайловини ўтказиш учун 174 млрд сўм ажратилди.
  5. 5,0 5,1 Uzbekistan votes on referendum to extend president’s term limits (2023-04-30).
  6. Как пройдут выборы президента в Узбекистане. В избирательной кампании примут участие четыре кандидата // Известия, 3 июня 2023
  7. Андрей Морозов (2023-05-01). ЦИК: обновленная конституция Узбекистана вступила в силу.
  8. Наргиза Рыскулова. Обнуление сроков Мирзиёева. Глава Узбекистана идет по стопам Каримова и меняет Конституцию (2023-04-30). 2 май 2023 тикшерелде.
  9. Центральная избирательная комиссия Республики Узбекистан(үзб.)(рус.)(ингл.)
  10. Шавкат Мирзиёев сайловда 87,05 фоиз овоз билан ғалаба қозонди. gazeta.uz (2023-07-10). 2023-07-10 тикшерелгән.
  11. Kazakevich, Alexander (2023-07-10). Выборы без интриги: Шавкат Мирзиёев переизбран президентом Узбекистана. euronews. 2023-07-10 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]