Шәүкәт Мирзияев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәүкәт Мирзияев latin yazuında])
Шәүкәт Мирзияев
Үзбәкстанның 2нче президенты
Вазыйфага керешкән
2016 елның 14 декабре
Аңа кадәр Ислам Кәримов
Нигъмәтилла Юлдашев (в.б.)
Үзбәкстан премьер-министры
Вазыйфада
2003 – 2016
Аңа кадәр Үткер Солтанов
Шәхси мәгълүмат
Туган 24 июль 1957(1957-07-24) (66 яшь)
ССРБ Үзбәкстан ССР Җизак өлкәсе
Сәяси фирка ҮЛДФ
Җефет Зирагатьхан Хәшимова[d]
Белем Ташкәнт ирригация һәм мелиорация институты

Шәүкәт Мирзияев, Шәүкәт Мираман улы Мирзияев (үзб. Shavkat Mirziyoyev, 1957 елның 24 июле, Үзбәкстан ССР, Җизак өлкәсе) — Үзбәкстан сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, 20032016 елларда Үзбәкстан премьер-министры. 2016 елның 4 декабрендә Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан президенты итеп сайлана.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәүкәт Мирзияев

1957 елның 24 июлендә Үзбәкстан ССР Җизак өлкәсендә туган. 1981 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча Ташкәнт ирригация һәм мелиорация институтын (2004 елдан Ташкәнт ирригация һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру институты, ТИАХМИ) тәмамлаган. Шул ук уку йортында техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1974-1981 елларда төрле җир сугару оешмаларында эшли.
  • 1981-1992 елларда ТИАХМИда: кече гыйльми хезмәткәрдән уку-укыту эшләре буенча (беренче) проректор дәрәҗәсенә кадәр үсә. Әлеге уку йортында комсомол, соңрак фирка комитеты сәркатибе булып тора.

Сәяси карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елгы сайлаулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның 4 декабрендә узган чираттан тыш Үзбәкстан президентын сайлауларда, ҮЛДФ кандидаты буларак, сайлаучыларның 88,61% тавышын җыеп, 3 көндәшен җиңеп, Үзбәкстан президенты итеп сайлана[1] .

2023 елгы сайлаулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 9 июлендә узган вакытыннан алда сайлауларда Мирзияев беренче турда ук 87% тавыш җыеп, җиңү яулый. [2][3]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе Мираман, табиб-фтизиатр. Чыгышы белән Таҗикстанның Яхтан кышлагыннан.

  • Әнисе, шәфкать туташы, яшьли вафат. Үги әнисе татар милләтеннән[4].
  • Әтисенең беренче никахыннан туган ике кыз туганы, икенче никахыннан бер кыз һәм бер ир туганы бар.

Хатыны Зирагатьхан (Айхан) Һашимова, ире белән бер үк институтны (ТИАХМИ) тәмамлаган.

  • кызлары Шаһназа, Сәйдә, улы Дәүран.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]