Һиндстанда ут гыйбадәтханәләре исемлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һиндстанда ут гыйбадәтханәләре исемлеге latin yazuında])

Ут гыйбадәтханәсе, Агиарий, Атәшкадәһ (фарсы телендә:آتشکده), Атәшгәһ (фарсы телендә:آتشگاه) яки Дар-э Меһр (фарсы телендә:در مهر) ул Иранның (Фарсы иле) борынгы дине Зәрдөштлек тарафдарлары табыну урыны.[1][2][3] Зәрдөштлек динендә ут (карагыз атар), чиста су белән бергә (карагыз абан), ритуаль чисталык үткәрүчеләре булып тора. Чиста, ак "чистарту церемонияләре өчен көл ритуаль тормышның нигезе [буларак] карала", алар "асылда йорт утын карауга тиешле ритуал, гыйбадәтханә [ут]ы өчен йорт учагы яңа изгелеккә күтәрелгәне".[4] "Утка ягулык белән корбан итә торганга ..., бәхет бирелә".[5] Дөньяда якынча 177 ут гыйбадәтханәсе бар, шуларның якынча 150-се Һиндстанда.[6]

Һиндстанда ут гыйбадәтханәләре исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем Урнашу Рәсем Билгеләмәләр
Баһрот мәгарәләре Даһану янында Махараштрада, Даһану янында урында атамасы Барад булган Баһрот Мәгарәләре Һиндстанда бердәнбер Парси/Зәрдөштлек мәгарә гыйбадәтханәсе булып тора. Баһрот мәгарәләре Санджаннан 25 км көньякта һәм Борди авылыннан кечкенә 8 км ераклыкта урнашкан . Алар Буддачылык монахлары тарафыннан казылган кулланылмаган Буддачылык мәгарәләре булган. 1393 елда Санджанда биләмәләрен Мөхәммәд бин Тугълукъ генералы Алаф Хан яулап алуыннан соң атәшпәрәстләр 13 ел бу тауларда торганнар. ‘Ираншаһ Ялкыны’ шулай ук бу период (б.э. 1393–1405 елы) вакытында күчерелгән булган. Хәттә хәзер дә, Изге Ут яна һәм дөньяда иң күренекле тугъры уты дәрәҗәсе бирелгән булган. Баһрот Мәгарәләре мирас урыны дип игълан ителгән булган һәм Һиндстанның Археологик Өйрәнүе (ASI) астында якланган һәйкәл булып тора.[7][8][9][10]
Банаҗи Лимҗи Агиарие Мумбаи
1709 елда төзелгән Банаҗи Лимҗи Агиарие Һиндстанда, Мумбаида иң борынгы Зәрдөштлек ут гыйбадәтханәсе булып тора (яки агиарий, Гуджарати телендә “ут йорты” өчен сүз).[11] Биредә ут Парси эшмәкәре Сетһ Банаҗи Лимҗи тарафыннан изгеләштерелгән булган.[12] Гыйбадәтханә кальга-сыман корылмага ия һәм барлык Зәрдөштлек гыйбадәтханәләрдә кебек-Парси булмаганнарга керү рөхсәт ителми.[13] Гыйбадәтханә II дәрәҗә мирас корылмасы булып тора.[14] Гыйбадәтханәдән километрдан кимрәк арада урнашып, Манекҗи Сетһ Агиарие (1733) Мумбаида борынгылыгы буенча икенче ут гыйбадәтханәсе.
Ираншаһ Аташ Беһрам Удвада
Ираншаһ Атәш Беһрам, шулай ук Ираншаһр буларак мәгълүм, яки Удвада Аташ Беһрам Һиндстанның көнбатыш ярында Гөҗәратта, Удвадада гыйбадәтханәдә урнашкан изге ут. Ул илдә Зәрдөштлек диненең сигез ут гыйбадәтханәләренең (изге табыну урыны) берсе. Сигезенче гасыр белән даталанган "Җиңүче ут" мәгънәсендә Атәш Баһрам Һиндстанда иң борынгы ут гыйбадәтханәсе булып тора һәм Иран белән тарихи һәм дини бәйләнешләрне чагылдыра. Изге ут урнашкан хәзерге гыйбадәтханә 1742 елда Бомбейдан Мотлибаи Вадиа тарафыннан төзелгән булган. Иркен итеп төзелгән гыйбадәтханә корылмасы яхшы бизәлгән һәм анда Дастурҗи Кояҗи Мирза залы һәм музей бар. Гыйбадәтханәнең төп залына ике катлы баскыч аша барып була. Гыйбадәтханә Һиндстанның бөтен өлешләреннән, Пакьстаннан һәм бөтен дөньядан атәшпәрәст пилигримнарны җәлеп итә.
Манекҗи Сетһ Агиарие Мумбаи
1735 елда төзелгән Манекҗи Сетһ Агиарие Һиндстанда, Мумбаида борынгылыгы буенча икенче Зәрдөштлек ут гыйбадәтханәсе (яки агиарий, Гуджарати телендә “ут йорты” өчен сүз).[12]1709 елда нигезләнгән Банаҗи Лимҗи Агиарие иң борынгы булып тора.[11] Барлык Зәрдөштлек гыйбадәтханәләрдә кебек Парси булмаганнар керергә рөхсәт ителми. Бинаның архитектурасы гыйбадәтханәнең керүен ике ламассус белән Фарсы һәм Юнан Яңарыш стильләре кушылмасы булып тора.[15]
Парси Ут Гыйбадәтханәсе Секундерабад
Парси Ут Гыйбадәтханәсе Һиндстанда Парсилар өчен табыну урыны булып тора. Теланганада, Секундерабадта, MG юлында урнашып 1847 елның сентябрендә изгеләштерелгән булган дип ышаныла.[16] Гыйбадәтханә Секундерабадта яши башлаган ике иртуган һәм сәүдәгәр Пестонҗи һәм Виккаҗи Меһерҗи тарафыннан төзелгән булган. Гыйбадәтханәгә өстәп комплекста шулай ук яшәү һәм коммерция биналары бар.[17] Хәйдәрабадта һәм Секундерабадта игезәк шәһәрләрнең Парси халкы Һиндстанда Мумбаидан соң саны буенча икенче.[18]
Ройяпурам ут гыйбадәтханәсе Ченнаи
Халыкта Ройяпурам ут гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм Җал Пһироҗ Клабвала Дар Э Меһер Һиндстанда, Ченнаида, Ройяпурамда Зәрдөштлек ут гыйбадәтханәсе. Ул 1910 елда төзелгән булган һәм Мадрас Парси Зартошт Анджуманына иганәче Пһироҗ М. Клабвала тарафыннан иганә ителгән булган. Ул Тамил Надуда һәм Пудучерри һәм Кераланы кертеп тирәли төбәктә бердәнбер Парси ут гыйбадәтханәсе булып тора.[19] Гыйбадәтханәдә ут гыйбадәтханә төзелгәннән бирле даими янып тора һәм каһин тарафыннан көненә биш мәртәбә ягулык салына.[6]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Boyce, 1975
  2. Boyce, Mary (1993), "Dar-e Mehr", Encyclopaedia Iranica, 6, Costa Mesa: Mazda Pub, pp. 669–670 
  3. Kotwal, Firoz M. (1974), "Some Observations on the History of the Parsi Dar-i Mihrs", Bulletin of the School of Oriental and African Studies, 37 (3): 665, doi:10.1017/S0041977X00127557 
  4. Boyce, 1975, 455 бит.
  5. Yasna 62.1; Nyashes 5.7
  6. 6,0 6,1 Mathai, Kamini. Parsis go all out to celebrate milestone in Chennai, The Times Group (12 July 2010).
  7. Anjali H. Desai (2007). India Guide Gujarat. India Guide Publications. p. 129. ISBN 978-0-9789517-0-2. https://books.google.com/books?id=gZRLGZNZEoEC&pg=PA129. 
  8. Nagendra Kr Singh; A. P. Mishra, Nagendra Kr Singh (2007). Encyclopaedia of Oriental Philosophy and Religion. Global Vision Publishing House. p. 78. ISBN 978-81-8220-112-5. https://books.google.com/books?id=J-doi9GWBJgC&pg=PA78. 
  9. Marzban Jamshedji Giara (2002). Global Directory of Zoroastrian Fire Temples. Marzban J. Giara. pp. 1, 200. https://books.google.com/books?id=5X4RAQAAIAAJ. 
  10. Mani Kamerkar; Soonu Dhunjisha; K.R. Cama Oriental Institute (2002). From the Iranian Plateau to the shores of Gujarat: the story of Parsi settlements and absorption in India. Allied Publishers. p. 34. ISBN 978-81-7764-301-5. https://books.google.com/books?id=kQRuAAAAMAAJ. 
  11. 11,0 11,1 Banaji Limji Agiary, Mumbai's oldest fire temple, turns 306 (April 22, 2015).
  12. 12,0 12,1 Banaji Limji Agiary: Mumbai's oldest, architectural landmark Banaji Limji Agiary completes 308 years | Mumbai News - Times of India.
  13. Fire temple enters its 300th year | Mumbai News - Times of India.
  14. https://www.maharashtra.gov.in/Site/Upload/Acts%20Rules/Marathi/25-06-019%20Notification%20UDD...sdfglkjl.pdf Калып:Bare URL PDF
  15. Hinnells, John R. (April 28, 2005). The Zoroastrian Diaspora: Religion and Migration. OUP Oxford. ISBN 9780191513503. https://books.google.com/books?id=MWnUfjzvwHoC&pg=PA92. 
  16. Dharmendra Prasad (1986), Social and Cultural Geography of Hyderabad City: A Historical Perspective, Inter-India Publications, p. 86, ISBN 8121000459 
  17. The oldest fire temple in city (19 Aug 2013). 11 Nov 2014 тикшерелгән.
  18. Saal Mubarak (19 Aug 2008). 11 Nov 2014 тикшерелгән.
  19. Muthiah, S.. Madras Miscellany: The century-old Parsi temple (4 July 2010).