Әнисә Жеравина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнисә Жеравина latin yazuında])
Әнисә Жеравина
Туган 22 май 1932(1932-05-22) (90 яшь)
Чакмагыш районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Тум дәүләт университеты[d]
Һөнәре тарихчы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Әнисә Жеравина (22 май 1932 ел) — галим-тарихчы, югары мәктәп укытучысы, җәмәгать эшлеклесе 1965 нче елдан Томск дәүләт университеты укытучысы. Тарих фәннәре докторы (1989), профессор (1990). Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2011) һәм мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2002).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнисә Нургаян кызы Жеравина (кыз фамилиясе — Нуриманова) 1932 елның 22 маенда Башкорт АССР Чакмагыш районы Туйнаш авылында туган. Атасы Нурылгаян (Нурлыгаян) Нуриман улы (1886-1964) һәм анасы Кафия Мөхетдин кызы (1888-1944), аларның 13 бала була, ләкин 1930 нчы еллар башындагы ачлыктан 10 сы вафат булган. Аннары кече улы Хәбиб һәм кызы Әнисә белән бергә Новосибирск өлкәсенә күченәләр[1][2].

Әнисә нургаян кызы 1955 елда Томск университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

1955-1957 елларда Томск өлкәсе Молчаново районы Могочино урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. 1957-1959 елларда Молчаново район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире була. 1959 елдан Молчаново урта мәктәбендә тарих укытучысы, китапханәче булып эшли.

1961 елдан Томск университетеның ССРБ тарихы кафедрасы аспиранты була (фәнни җитәкчесе З. Я. Бояршинова). 1963 елдан Томск университетының ССРБ тарихы кафедрасы лаборанты булып эшли. 1965нче елдан Томск университетында укыта: 1965нче елдан — ассистент, 1970 елдан — өлкән укытучы, 1972 елдан — доцент, 1990 елдан — профессор. 2002 елда Ватан тарихы кафедрасы мөдире вазифасын башкара[3].

1969 елда «Крестьянское хозяйство в период складывания приписной деревни на Алтае (1747-1797 гг.)» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый һәм тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала. 1970 елдан КПСС әгъзасы.

1989 елда «Приписные крестьяне Колывано-Воскресенских и Нерчинских заводов в 1747—1861 гг. (к проблеме частно-феодального землевладения на кабинетских землях в Сибири)» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый һәм «тарих фәннәре докторы» дәрәҗәсен ала.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елдан Томск өлкәсе «Ялкын» Башкорт мәдәният үзәге президиумы әгъзасы, 2002 елдан «Дуслык» башкорт мәдәнияте үзәге президиумы рәисе була. 2002 елда Бөтендөнья башкортлар корылтаена делегат итеп сайлана

Томск өлкәсе туган якны өйрәнү музееның фәнни советы әгъзасы була. 1990 нчы еллар башыннан Томск өлкәсе хакимиятенең мәдәният һәм туризм буенча комитеты каршындагы Томск һәм Томск өлкәсенең мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү буенча советы әгъзасы[4].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнисә Нурлыгаян кызының фәнни эшчәнлеге Себердә XVIII—XIX гасырларда крәстьяннар һәм XIX гасыр — XX гасыр башында эшкуарлык тарихына багышланган. 80‑гә якын фәнни хезмәт авторы булып тора.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Еще раз к вопросу о поставках провианта для заводов и рудников приписными крестьянами Алтая (XVIII в.) // Некоторые вопросы истории крестьянства Сибири. —Томск, 1975. Вып. 18.
    • Эксплуатация детского труда в кабинетском хозяйстве Сибири (вторая половина XVIII — первая половина XIX вв.) // Вопросы истории дореволюционной Сибири. — Томск, 1983.
    • Очерки по истории приписных крестьян кабинетского хозяйства в Сибири (вторая половина ХVIII — первая половина ХIХ вв.). — Томск, 1985.
    • История Сибири. — Томск, 1987. (автордаш)
    • Сословный статус и социальная сущность приписных крестьян в Сибири в середине XVIII — середине XIX в. (по данным законо­дательства) //Сословия и государственная власть в России XV — середины XIX в. / Междунар. конф. Чтения памяти Л. В. Черепнина. — М., 1994.
    • Из истории заселения и хозяйственного освоения русскими крестьянами пахотных земель на Алтае (1747—1861)//Аграрные технологии в России IX—XX в. XXV сессия симпозиума по аграрной истории Восточной Европы. Арзамас. 10-13 сент. 1996. — М., 1996.
    • Особенности заселения и сельскохозяйственного освоения Сибири в конце XVII — первой половине XIX в. // Американский и сибирский фронтир: Материалы междунар. науч. конф. «Амер. и сиб. фронтир (фактор границы в амер. и сиб. истории)». 4-6 окт. 1996. — Томск, 1997.
    • Экономическое развитие Сибири и ее международные связи в конце XIX — начале XX в. (по материалам периодической печати) //Историческая наука на рубеже веков / Матер. Всерос. науч. конф. — Томск, 1999. Т. 1.
    • Поступления в «комнату Его Императорского Величества» от кабинетского хозяйства в Сибири (1747—1861) // Актуальные вопр. истории Сибири: Втор. науч. чтения памяти проф. А. П. Бородавкина. 6-7 окт. 1999. — Барнаул, 2000.
    • Кабинетское хозяйство в Сибири (1747—1861 гг.). — Томск, 2005.
    • Интеграция приписной деревни и горнозаводского производства на кабинетских землях в Сибири. — Томск, 2006. (автордаш)
    • Общественное значение внеслужебной деятельности томичей (по материалам дореволюционной печати второй половины XIX — начала XX в.) //150 лет периодической печати в Сибири. — Томск, 2007.
    • Томск второй половины XIX — начала ХХ в. (по материалам дореволюционной печати). — Томск: Издательство Томского университета, 2010. — 402 с.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Томск дәүләт университетының атказанган ветераны (1995)
  • «Томск дәүләт университеты алдындагы хезмәтләре өчен» медале (1998)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2002)
  • Россия Федерациясенең югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2011)

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире — Жеравин Александр Иванович (1933 елда туган), Томск өлкәсе драма театры директоры, Театр эшлеклеләре берлегенең Томск бүлеге рәисе булып эшли. Кызы — Ольга (1958 елда туган), тарих фәннәре кандидаты, Томск университеты доценты. Улы — Александр (1970 елда туган), Онкология фәнни-тикшеренү институтында хирург булып эшли[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Дутчак Е. Е., Зиновьев В. П.. А. Н. Жеравина: историк и время. Вестник Томского государственного университета. История. 2018-03-09 тикшерелгән.
  2. Анисе Нурлгаяновне Жеравиной 75 лет. Вестник Томского государственного университета. История. 2018-03-09 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Жеравина Аниса Нурлгаяновна. Исторический факультет Томского государственного университета. 2018-03-09 тикшерелгән.
  4. . — Т. 1.


Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Профессора Томского университета: Биографический словарь (1980—2003). — Т. 4, ч. 1. — Томск, 2003. — С. 297—301.
    • Жизнь и судьба: К юбилею А.Н. Жеравиной. — Томск, 2007

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]