Әхмәтшин урамы (Минзәлә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтшин урамы (Минзәлә) latin yazuında])
Әхмәтшин урамы
Төбәк Россия байрагы Татарстан байрагы Татарстан
Шәһәр Минзәлә

Әхмәтшин урамы, Миңнегәрәй Әхмәтшин урамы (рус. улица Ахметшина, улица Миннегарая Ахметшина) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан урам.
Почта индексы 423700. ОКАТО коды 92240501000[1].
Координатлары 55.722029, 53.120773.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миңнегәрәй Әхмәтшин

Минзәлә өязе Биклән авылында туган, 1921 елның июленә хәтле Минзәлә өяз башкарма комитеты рәисе, ТАССР эчке эшләр (1921-1922), җир эшләре (1926-1927) халык комиссары, ТАССР ҮБК рәисе булган Миңлегәрәй Әхмәт улы Әхмәтшин (18891938) исемен мәңгеләштерү өчен урамга исеме бирелгән[2].

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә ярминкәсе эшләгән заманнарда булган Ат мәйданына (рус. Конная площадь) якын урнашкан. Карл Маркс урамыннан башлана. Минзәлә елгасы (Түбән Кама сусаклагычы) ярында тәмамлана. Свердлов, Чернышевский, Габдулла Тукай урамнары белән кисешә. Ике квартал аркылы урнашкан Җиңү паркына узарга мөмкин.

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урамның ике ягы буйлап, шәхси йортлар, коттеджлар урнашкан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]