Өйдрәкбаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өйдрәкбаш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Өйдрәкбаш
Ил Русия
Регион Башкортстан
Район Болгавар районы
Координатлар 54°31'38"N, 54°57'7"E
Халык саны 540 кеше
Почта индексы 452170

Өйдрәкбаш, Өйдерәкбаш, Үдрәкбаш (рус. Удрякбаш) — Башкортостанның Болгавар районындагы авыл, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 540 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйдрәкбаш авылының тарихы 300 ел элек башлана. Телдән-телгә күчеп килгән истәлекләргә, архив чыганакларына караганда һәм зиратларда сакланып калган кайбер кабер ташларындагы язулар буенча нәтиҗә чыгарганда, авылга нигез салучыларның берсе Нәдер Ишбулатов дигән кеше булган. Аның нәселе башлыча Ука суы буйларыннан башта Кама буйларына, аннан җир эзләп бу якларга юл тоткан. Тәүге күченүчеләрнең хәзерге Башкортстанның Яңавыл районының Эткенә дигән татар авылыннан килгәнлекләре хакында мәгълүматлар бар.

Өйдрәкбашта гомер-гомергә укымышлы халык яшәгән. Октябрь революциясенә кадәр биредә ике мәчет, 5 мәдрәсә һәм бер китапханә эшләп килгән. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, әдәбият белгече, тәнкыйтьче һәм журналист Галимҗан Нигъмәти, шулай ук журналистлар Хөснулла Ишбулатов, Гыйндулла Ишмаев, Хәернас Гайсин һәм башкалар авыл халкының горурлыгы.

Атаклы кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад һәм социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта мәктәп, мәчет

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[4]
540

2002 елда авыл халкы тулысынча диярлек (88%) башкорт итеп яздырылган.

Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • район үзәгенә кадәр (Язикәү): 25 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Болгавар): 6 км

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]