Каргалы (Благовар районы)
Каргалы, Бәләбәй Каргалысы | |
---|---|
Ил | Русия |
Регион | Башкортстан |
Район | Болгавар районы |
Координатлар | 54°33'30"N, 54°47'3"E |
Халык саны | 450 кеше |
Милли состав | татарлар |
Почта индексы | 452731 |
Каргалы — Башкортстанның Болгавар районындагы татар авылы. Рәсми рәвештә ике торак пункты буларак санала: Түбән Каргалы һәм Югары Каргалы. Әдәбиятта Бәләбәй Каргалысы һәм Яңа Каргалы буларак та билгеле. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 438 кешенең яшәве мәгълүм.[1]
Ике ырудаш авыл: Каргалыбаш, Каргалытамак белән Каргалы авыл җирлеген тәшкил итә.
Эчтәлек
Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылга Төмән өязе морзалары, Идәй авылыннан чыгып киткән Еникеевлар һәм Терегуловлар нигез сала. Күршеләреннән матди хәле буенча ерак китмәсәләр, дә аларның берникадәр өстенлеге булган, чөнки Уфа губернасының башка кайбер татар морзалары белән бергә алар 1796 елда дворянлык хокукларын кайтаралар. Морза балалары урыс дөньяви уку йортларына керә алганнар, дәүләт хезмәтенә алынганнар.
1917 елда Яңа Каргалыда (утарлар белән бергә) 3107 кеше яши, шул исәптән 3052 мишәр (434 хуҗалыкта), 20украин (4 хуҗалык), берәр хуҗалыкта 14 удмурт, 14 типтәр, 7 татар яши.[2]
Өч ел узуга, 1920 елда биредә (Чәрмәсән тимер юл тукталышы белән) 477 хуҗалыкта 3149 татар һәм 19 хуҗалыкта 75 урыс яши.[3] Совет чорында Каргалыда бары тик татарлар яшәве билгеле. Ә 2002 ел халык санын алуның рәсми мәгълүматларында биредә 30%ка якын башкорт яшәве күрсәтелә.
Икътисад һәм социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Агрофирма «Каргалыбаш».
Атаклы кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Гыйниятулла Терегулов (1891–1984), Әбүбәкер Терегулов (1885–1966) — татарлардан чыккан беренче медицина профессорлары
- Гайсә Еникеев — 3нче, 4нче Дәүләт Думаларында Бәләбәй өязеннән депутат.
- Әмирхан Еники
- Әмир Үтәшев (1919-?), Идел-Урал легионы гаскәрие.
- Сөләйман Еникиев, физиолог, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.
Чыгышы буенча Каргалыга нисбәтле кешеләр:
- Искәндәр Нигъмәтуллин, Роберт Нигъмәтуллин[4], чын фамилияләре – Терегулов
- Әмир Әбдразаков, Әскар Әмир улы Әбдразаков, чын фамилияләре — Еникеев
- Рәшит Ногманов — кинорежиссер
- Зариус Шихмурзаева
- Зилә Сөнгатуллина, әнисе ягыннан фамилиясе — Еникеева
- Башка нәселләр: Янгуразовлар, Мамлеевлар, Үтәшевлар, Сөендековлар, Дивеевлар, Килмәмәтовлар, Булатовлар, Азеевлар.
Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2010[5] |
---|
259 |
Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокбашстат
не указан текст - ↑ М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)
- ↑ М.И. Роднов Крестьяне Белебеевского уезда по переписи 1920 года:этнический состав. Москва, 2009
- ↑ http://www.tatworld.ru/article.shtml?article=141§ion=0&heading=0
- ↑ https://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw?url=http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81