2008 елгы Аурупа футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/2008 елгы Аурупа футбол чемпионаты latin yazuında])
2008 елгы Аурупа футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Австрия, Швейцария
Вакыт 8 июн 2008 — 29 июн 2008
Такымнар 16
Үткәрү урын(нары) 8 (8 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Испания
Икенче урын  Алмания
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 31
Кертелгән туплар 77 (бер мачта 2.48)
← 2004 елгы Аурупа футбол чемпионаты
2012 елгы Аурупа футбол чемпионаты →

2008 елгы Европа футбол чемпионаты (алман. Fußball-Europameisterschaft 2008, фр. Championnat d'Europe de football 2008, итал. Campionato Europeo di calcio 2008, романш. Campiunadis Europeans da ballape 2008) — 2008 елда узган унөченче УЕФА Европа футбол чемпионаты. Чара 7 июньнән 29 июньгә кадәр Австрия һәм Швейцариянең сигез шәһәрендә (Вена, Клагенфурт, Зальцбург, Иннсбрук, Женева, Базел, Берн һәм Цүрих) үткәрелгән.

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан. Австрия һәм Польша милли футбол җыелмасы Европа чемпионтларында беренче тапкыр катнашкан.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Чемпионатның 31 уенында 77 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Давид Вилья, Хави (икесе дә - Испания) - 4 туп.

Финалда Испания җыелмасы Алманияне өстәмә вакытта 1:0 исәбе белән җиңеп, икенче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урынны Россия һәм Төркия җыелмалары бүлешкән. Калып:УЕФА Европа футбол чемпионатлары