Ферми — Дирак бүленеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ферми — Дирак бүленеше latin yazuında])
(Fermi-Dirak büleneşe битеннән юнәлтелде)
Ферми — Дирак бүленеше. Температура күтәргәндә "баскыч" ашала
Ферми — Дирак бүленеше температура функциясе буларак. E-дәрманы биеклекләренең тутыруы температура белән үсә

Ферми — Дирак бүленеше яки Ферми — Дирак статистикасы (tat.lat. Fermi — Dirak büleneşe(үле сылтама))- ярым бөтен спин белән бертигез кисәкчәләр энергия биеклеге буйлап термодинамик тигезләнештә бүленеше. Ярым бөтен спинлы кисәкчәләр фермион дип исемләнә, мәсәлән: электрон (1/2 спин), протон (1/2 спин) һәм бүтән. Фермионнар Паули мәсләгенә буйсыналар: ике һәм күбрәк фермион (ярым бөтен спин белән кисәкчек) бер квант халәттә була алмый.

Ферми — Дирак бүленеше 1926 елда итальян галим Энрико Ферми һәм инглиз физигы Поль Дирак тарафыннан тәкъдим ителгән.

Ферми — Дирак һәм Бозе — Эйнштейн бүленешләре квант күренешләрен исәпкә ала. Квант тәэсире (N/V) ≥ nq тупланышында барлыкка килә.

nqквант тупланыш: кисәкчәләр арасында ераклыгы кисәкчәләр Де-Бройль дулкыны озынлыгына тигез.

Ферми — Дирак бүленеше әлеге квант дәрәҗәсендә фермион булуының ихтималлыгын тасвирлый.

Уртача кисәкчәләр саны энергиясе белән :

хәлендә урта кисәкчәләр саны,
- хәленең энергиясе,
-хәленең бозылуы (-энергиясе белән халәтләр саны),
— химик потенциал (нуль теспературасында - Ферми дәрманына тигез),
Больцман даимие,
— абсолют температура

Идеаль ферми-газда түбән температурасында . Бу очракта (энергия дәрәҗәләре тәлгәшләнмәгән очракта) бүленеш функциясе - Ферми - функциясе дип исемләнә:

Температураның йогынтысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Химик потенциал температурага бәйле. Әгәр системаның температурасы - Ферми температурасыннан түбәнрәк булса якынчалык кулланыла:

Чынлыкта:

Кулланыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ферми — Дирак бүленеше электр үткәрүчәнлеген, Ферми өслеген тасвирлый.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бозе — Эйнштейна статистика // Большая советская энциклопедия: В 30 т. / Главный редактор А. М. Прохоров. — 3-е издание. — М.: Советская энциклопедия, 1970. — Т. 3. Бари — Браслет. — 640 с.