Искилләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Iskillär битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Идел буе Болгары, 13 гасыр

Искилләр[1] яки әсәгәлләр, әскәлләр, эскелләр (кайбер чыганакта ишкилләр, эзгилләр) — Идел буе Болгарында яшәгән төп кабиләләрнең берсе, Көнбатыш Төрки Каһанлыгының нушиби кабиләләре берләшмәсендә ун ук төркиләр (ун ук будун) исеме астында телгә алына. Мәшһүр фарсы галиме Ибн Рүстә буенча "Идел буе болгарлары өч төп өлешенә бүленә: барсиллар (берсул), искилләр (эсгел) һәм болгарлар".

11 гасырдан соң Идел буе Болгары дәүләтендә яшәгән бар халык (болгарлар, барсиллар, искилләр, бәрәнҗәрләр, савирлар, суарлар, бүләрләр, төркиләшкән фин-угорлар) болгарлар дип атала, чөнки нәкъ болгарлар Болгар шәһәре тирәсендә дәүләтне үзәкләштерә.

Идел буе Болгарына кергән бар кабиләләр: болгарлар, барсиллар, искилләр, бәрәнҗәрләр, савирлар, суарлар, бүләрләр, төркиләшкән фин-угорлар, соңрак та бортаслар, хәзәрләр, кыпчаклар - заманча татарларның бабалары булып санала, шул сәбәпле бүгенге татарларның тышкы кыяфәте төрле-төрле була. Шуны да ДНК-генеалогия раслый.

Көнбатыш искилләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

982 елда билгесез фарсы авторы язган "Хөдүд әл-Галәм" ( حدود العالم من المشرق الی المغرب‎) китабында искилләр (ишкилләр) шулай ук болгар кабиләләре арасында телгә алына: "бахдула, ишкил, болгар".

921-922 елда Багдад хәлифәсе Әл-Мөкътәдир илчелегенең сәркатибе - мәшһүр гарәп галиме, сәяхәтче Ибн Фадлан "Рисалә" дигән китапта Идел буе Болгары хакында уникаль тасвирны калдырган, ул китап буенча "Идел буе Болгары дәүләтендә болгарлар, барсиллар, бәләнҗәрләр һәм савирлар" торган. Бүтән тарихи чыганакта "бирсула, бәрәнҗәрләр һәм суарлар" дип йөртелгәннәр. Күпчелелек тарихчылар савирлар һәм суарлар - бертигез халык булган дип саныйлар, ләкин кайбер галимнәр буенча алар бөтенләй төрле кабиләләр булган.

Шулай итеп, гарәп-фарсы тарихи чыганаклары буенча Идел буе Болгары дәүләтендә болгарлар, барсиллар, искилләр, бәрәнҗәрләр, савирлар, суарлар, бүләрләр торганнар һәм төркиләшкән фин-угыр кабиләләре яшәгәннәр.

982 елда язылган фарсы "Җәгърафия" китабында бахдула(?), болгар һәм искил кабиләләре үзәра низагта торалар дип тасвирлана.

Византия императоры Константин VII (905-959) "төрки-маҗарлар"ны "саварта-аскала" димәк "савир һәм искил" дип йөртә.

Калгрен карашы буенча искилләр бер өлеше маҗарларга кушылган һәм бүгенге маҗарларның секел токымы искил нәселеннән чыккан.

Искал хан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер тарихчылар буенча команнар ханы Искал (Сакал) - искил кабиләсе атамасына туры килә. Искал хан Лаврентий елъязмасында (1061) телгә алына.

Көнчыгыш искилләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аскилләр (ишкилләр) Үзәк Азиядә булганы тасвирлана.

Мәшһүр фарсы галиме, табиб һәм дәүләт эшлеклесе Рәшид Әд-Дин (1247-1318) язган "Җами ат-таварих" китабы буенча ун уйгыр кабиләсен ишкил кабиләсе җитәкләгән.

Әлеге чыганак буенча искилләр аша татарлар һәм уйгырлар кардәш халыклар булып чыгалар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы
  • Зуев Ю. А. Самое сильное племя. Туркестанская библиотека
  • Книга Ахмеда Ибн Фадлана о его путешествии на Волгу в 921—922 гг. Харьков, 1956, C. 139, 141.
  • Togan Z.V. Tr., Risala: Ibn Fadlan’s Reisebericht. Leipzig, 1939, 223.
  • Заходер Б. Н. Каспийский свод сведений о Восточной Европе. М., 1962, C. 132.
  • Артамонов М. И. История хазар//Л., Изд-во Гос. Эрмитажа, 1962, C. 131.
  • Минорский В. Худуд-ал-алем . Hudud al-alam, translated and explained by V. Minorsky, London, 1937 (англ. перевод и комментарий В. Минорского), C. 162
  • Бартольд В. В. Сочинения. Т.8. М., 1973, C. 37, 58; Martinez, 1982, C. 159: eskel/ezgel)
  • Вашари И. О рунических системах письма Восточной Европы//Altaica. II, 1998, C. 37
  • Karlgren В. Grammata Serica Recensa. Stockholm, 1957
  • Лаврентьевская летопись, 1926, стлб. 163.
  • Рашид ад-Дин, 1965, C. 335.
    • Равил Фәхретдинов БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНЕҢ ҖИРЕ, ХАЛКЫ, КҮРШЕЛӘРЕ