Арлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арлар latin yazuında])
(Udmurt битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Арлар
Үз аталышы

Удмуртъёс

гомуми сан

570 000 кеше кеше

яшәү җире

Удмурт, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл җɵмһүрᴎятлары, Киров өлкәсе, Πиреᴍ төбәге

Теле

удмурт, рус телләре

Дине

Православие

Кардәш халыклары:

коми, коми-пермәкләр

Commons-logo.svg Арлар Викиҗыентыкта

Арлар, Удму́ртлар (арча удмурт, удморт, күп. удмуртъёс) — Удмурт җɵмһүрᴎятсында һәм күрше регионнарда яшәүче фин-угыр халкы. Рус һәм удмурт телләрендә сөйләшәләр, диннәре – православие һәм җирле ышанулар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Удмурт халкы төрки кабиләләрнең V гасырдан XIII гасырга кадәр экспансиясе һәм аларның җирле фин-угыр халыклары вәкилләре белән кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Көньяк aрларның борынгы бабалары Идел Болгары хакимияте астында булалар, соңрак - Алтын Урда һәм Казан ханлыгы хакимлеге астында. Төньяк aрлар Русия cастaфына Нократ җирләрен 1489 елда Мәскәү кенәзлегенә кушу белән керәләр. Удмурт җирләренең Русия cастaфына тулысынча керүләре Казанның уpыcлар тарафыннан алынуы белән була.

aрларда дәүләтчелек барлыкка килү 1920 елда Вотская автономная область барлыкка китерелү белән бәйле (1932 елдан - Удмурт АО, 1934 елдан - Удмурт АССР, 1991 елдан - Удмурт җɵмһүрᴎятсы).

Бәйрәмнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Толсур — кышкы кояш торгынлыгы көне (вожодыр) бәйрәме, бу көнне туйлар үткәрелгән.
  • Гырыны потон яки акашка — Пасха, язгы урак өсте башы.
  • Гербер яки Гыро́н быдто́н — язгы эшләр бетеп, печәнгә төшәр алдыннан уздырыла.
  • Выль ӝук — яңа уңыштан ботка һәм икмәк пешерү.
  • Сӥзьыл юон — уңыш җыюның тәмамлануы.
  • Выль шуд, сӥль сиён — хайван суюның башлануы.

Шулай ук елгаларның боздан (йёкелән) һәм җирнең кардан ачыла башлавы (гуждор шыд) бәйрәм ителгән.