Висла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Висла latin yazuında])
(Wisla битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Висла
Vistule.jpg
География
Ил Польша
Координатлар 49°36'14.8"N, 19°0'4.7"E, 54°21'50.8"N, 18°57'7.9"E
Tarddiad Карпат таулары Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Гданьск култыгы, Балтыйк диңгезе Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 198 500 квадрат километр Edit this on Wikidata
Озынлык 1047 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 1080 Edit this on Wikidata
Llynnoedd Czerniańskie Lake Edit this on Wikidata

Ви́сла (пол. Wisła, лат. Vistula) — Польшаның иң озын һәм мөһим елгасы. Шулай ук Балтыйк диңгезнең иң озын һәм су күләме буенча икенче елга. Висла елгасы озынлыгы 1047 км, бассейн мәйданы — 198,5 мең км².

Көнбатыш Карпат тауларыннан башланып, Балтыйк диңгезенең Гдәнск култыгына дельта хасил итеп коя. Эре кушылдыклары: уң — Дунаец, Вислок, Сан, Көнбатыш Буг һ. б.; сул — Пилица, Брда. Висла башланган урыныннан 40 кмны тау арасыннан, Пшемша койганнан соң тигезлектән ага.

Висла— Пүлшәнең мөһим транспорт мәгистрәле. Кою урыныннан 940 километрда көймәләр йөрешле. Висла каналлар аркылы Неман, Днепр, Одра елгалары белән бәйләнгән. Висла буенда Варшау, Краков, Плоцк, Торун шәһәрләре, дельтасында Гдәнск шәһәре урнашкан.