Янкә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Янкә latin yazuında])
(Yänkä битеннән юнәлтелде)
Янкә авыл
Карта
Ил Россия
Өлкә Сарытау өлкәсе
Район Базарлы Карабулак районы
Координатлар 52°30'38.95"тн, 46°10'25.72"кнч
Авыл советы рәисе Наил Акчурин
Нигезләнгән 1710
Беренче телгә алу 1740
Мәйдан 2 км²
Халык саны 1692 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 412613
Русча топонимы Яковлевка

Янкә авыл – Сарытау өлкәсендәге татар авылы. Яковлевка авыл советы үзәге. Оз елгасы буенда урнашкан.

Белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Базар-Карабулак районында урнашкан Янкә авылы – Сарытау өлкәсендә иң зур татар авылы булып тора. Авылда ике меңләп кеше яши. Барысы да диярлек татарлар. Авылның яртысы Тугушев фамилиясен йөртә. Башка фамилияләр – Кудашев, Дамаев, Акчуриннар.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда “Яковлевское” кооперативы эшли, өч меңнән артык мөгезле эре терлек үрчетелә, шулар арасында 500 сыер. Сөтне эшкәртү белән дә шөгыльләнәләр. Соңыннан инде, аны Сарытауга, Пензага озаталар. 25 тән артык шәхси эшмәкәр бар. Җомга саен бөтен район Янкә (Яковлевка) базарына җыела. Анда Пензадан, күрше районнардан килгән эшмәкәрләр үзләре җитештергән әйберләрне сатуга куялар. “Долина” һәм “Колос” ачык акционерлык җәмгыятьләре бар. Күршедә яшәгән авыллар бетеп барганлыктан, аларның җирләрен дә эшкәртәләр. Халык эчми диярлек, эшче кулларга кытлык юк.

Авылдан уңышлы эшмәкәрләр чыккан. Алар авыл тормышында катнашып тора.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәпләре 1930 елда ачыла. 1949 елда 7-еллыкка, 1962 елны – 9-еллыкка, 1966 елда – тулы урта мәктәп итеп үзгәртелә. Бүген Яковлевка авылының өч катлы мәктәбе буш тормый. Мәктәптәге балалар саны 234.[1] Абдул авылыннан 22 бала килеп йөри, Репьевка авылыннан 7 бала автобус белән китерелә. Мәктәпне тәмамлаганнарның 70-80 проценты югары уку йортларына керә. 1951 елны мәктәптә татар телендә укытуны тыйганнар. 1990-нчы еллар җиткәч, татар теле яңадан керә башлады.[2]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлабка кадәр Янкәдә 3 мәчет булган, 1930 елны аларны сүтеп, бер башлангыч мәктәп итәләр.

1999 елда авыл халкы җыелып ике катлы таш мәчет төзегән. Мәчеткә йөрүчеләр күп.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл тарихында иң билгеле шәхес – Советлар берлеге герое Идрис Муса улы Кудашев.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]