Валерий Гатаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валерий Гатаев latin yazuında])
Валерий Гатаев
Туган телдә исем Валерий Закир улы Гатаев
Туган 16 сентябрь 1938(1938-09-16)
Казан
Үлгән 24 июнь 2011(2011-06-24) (72 яшь)
Мәскәү
Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБРФ
Әлма-матер МСАТ мәктәп-студиясе[d]
Һөнәре театр, кино артисты
Җефет I-Людмила, II-Ольга[1]
Балалар улы Артём,
кызлары Марья, Татьяна
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (РФ)РСФСР халык артисты

Валерий Гатаев (Валерий Закир улы Гатаев, рус. Валерий Закирович Гатаев) – танылган кино артисты, РСФСР халык артисты (1986).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елның 16 сентябрендә Казан шәһәрендә туган. 2011 елның 24 июнендә Мәскәүдә вафат була.

Казан театр училищесын һәм МСАТ (рус. МХАТ) театр мәктәбен (1966) тәмамлый.

Казанда заводта эшли.

1961-1969, 1971-1987 елларда Калинин драма театрында уйный.

1971 елда Ленинградта Ленком театрында уйный. Соңыннан М.Горький исемендәге МСАТ (рус. МХАТ имени Горького) (сәнгать җитәкчесе Татьяна Доронина) театрына күчә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В. Гатаев Гурзуфта ял иткәндә, кинодраматург Марк Донской аны авырып киткән актерны алмаштырырырга, «Исәнмесез, балалар !» кинотасмасында төшәргә чакыра һәм Казан заводы эшчесе күңелендә кинога мәхәббәт уята. Ул Казанда халык театрында уйный.

1960 еллар уртасыннан кинода төшә башлый. «Күләгәләр төш турында югала» (Тени исчезают в полдень) (1971) сериалында уйнаган Фрол Курганов роле аңа танылу китерә.

1972 елда «Соңгы һайдук» киносында Григорий Котовский ролендә төшә. Аннан соң икенче пландагы рольләр китә.

1998 елда Ален Делон, Ванесса Паради, Жан-Поль Бельмондо, Александр Яковлев белән «Икедән бер шанс» боевигында (Франция) уйный.

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В.Гатаев Фрол Курганов ролендә
«Күләгәләр төштән соң югала» (1971)
  • 1964 — Стратион кызы — Штюрмер (капитан Ворон) — баш роль
  • 1967 — Андромеда томанлыгы — оператор
  • 1969 — Дәрәҗәгә имтихан — имтихан бирүче чиновник
  • 19711974 — Күләгәләр төш турында югала — Фрол Курганов — баш роль.
  • 1972 — Соңгы һайдук — Григорий Иванович Котовский — баш роль.
  • 1973 — Себер бабае
  • 1975 — Георгий Седов — матрос Линник
  • 1980 — Соңгы качу — Александр, Викторның үги атасы — баш роль.
  • 1985 — Килмешәкләр көймәсе — Комаров
  • 1985 — Үтерүдә катнашу — полиция инспекторы Филберт
  • 1986 — Срогы чыкмый — капитан Дементьев
  • 1987 — Беренче дәресләр... (фильм-спектакль) — Корчнов, өлкә башкарма комитеты рәисе.
  • 1989 — Аның батальоны — генерал
  • 1990 — Чистарыну (Василий Фивалы тормышы) — Иван Порфирьевич, староста
  • 1990 — Футболчы — Эдуард
  • 1991 —Александр Невский плащаницасы — Сергей, тикшерүче
  • 1991 — Икенче катта җирләү — милиция полковнигы Волошин
  • 1991 — Штемп — подполковник
  • 1992 — Көнчыгыш остасы
  • 1992 — Бүленү — министр Сипягин
  • 1994 — Беркатлы
  • 19941995 — Шомлы йомыркалар — мөхбир
  • 1995 — Ирләр талисманы
  • 1998 — Икесенә бер шанс (Франция) — мафия башлыгы Анатолий Шарков
  • 1998 — Капкындагы казый — Стафф, констебль
  • 1999 — Каменская- 1 — Кабанов
  • 2001 — Поляр йолдыз астында — Оруджев — баш роль
  • 2001 — Тикшерүчеләр-1 — патологоанатом
  • 20012004 — Дус гаилә
  • 2002 — Ике язмыш — табиб
  • 2002 — Рус амазонкалары — Майяның әтисе
  • 2003 — Next 3 — мәхбүс
  • 2003 — Капитан Дөреслек — генерал
  • 2003 — Интертейнмент колхозы — Немигайло
  • 2005 — Изюбрга ау
  • 2005 — Тикшерүчеләр-4 — Сиплый
  • 2005 — Степанычның Таиландка сәяхәте — Степанычның дусты
  • 2006 — Степанычның Испаниягә сәхәте — Степанычның дусты
  • 2007 — Громовлар — фирка эшлеклесе

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСР халык артисты (1986)
  • Дуслык ордены (1999)

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны – Людмила, музыка хезмәткәре.

Икенче хатыны – Ольга Дубовицкая, кино артисты. Беренче никахыннан улы Артем, СОБР полковнигы. Икенче никахыннан игезәк кызлары – Марья,Татьяна, социологлар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]