Фатих Әмирхан: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатих Әмирхан latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Самара → Самар using AWB
Don Alessandro (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1: Юл номеры - 1:
{{twinCYR|Əmirxan, Fatix}}
{{twinCYR|Fatix Ämirxan}}
{{Шәхес
{{Шәхес
| исем = Фатих Әмирхан
| исем = Фатих Әмирхан

10 дек 2014, 23:01 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Фатих Әмирхан
Файл:Фатих Әмирхан.jpg
Туган телдә исем Фатыйх Әмирхан
فاتح اميرخان
Туган 1 гыйнвар 1886(1886-01-01)
Казан
Үлгән 9 март 1926(1926-03-09) (40 яшь)
Казан
Үлем сәбәбе туберкулез
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Зур Кызыл урам, 37/2[1]
Мәҗит Гафури урамы[2]
Милләт татар
Һөнәре язучы, публицист, драматург

 Фатих Әмирхан Викиҗыентыкта

Фатих Әмирхан (1886 елның 1 гыйнвары1926 елның 9 марты, Казан) — күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Татар сатира жанрын тудыручы.

Биография

Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда туа. 1895 елда әтисе аны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә илтә. Мәдрәсәдән соң, 1904 елда, Фатих Әмирхан Самарга рус телен өйрәнергә китә. 4 ай чамасы укыгач, аерым укытучылар ярдәмендә гимназия программасы буенча имтиханга әзерләнә. 1905 елда «Мөхәммәдия»нең алдынгы шәкертләре белән яшертен рәвештә җилем басмада «Әльислах» (гарәпчә үзгәртеп кору) исемле гәзит чыгара башлый. Ул үзе гәзитнең җитәкчесе һәм мөхәррире була.

1906 елда Тукай катнашлыгында чыгарылган Әл-гасрел җәдит журналында аның "Париж коммунасы тарихы" исемле тәрҗемә мәкаләсе басылып чыга. 1907 елда Әмирхан Мәскәүдә чыга башлаган "Тәрбиятел әтфаль" (балалар тәрбиясе) балалар журналында сәркатип булып эшли.

1907 елның язында, ял итәргә дип, Мәскәүдән Казанга кайта. Ләкин монда бик зур бәхетсезлеккә юлыга — паралич сугып, ике аягы да йөрмәс була.

1907 елның көзендә «Әльислах» рәсми рәвештә чыга башлый. Фатих Әмирхан журналист буларак таныла.

Фатих Әмирхан шулай ук «Ялт-йолт», «Кояш» исемле сатирик журналларда да эшли.

Фатих Әмирхан үткен телле юморист буларак таныла. Татар телендә беренче сатирик романны да ул яза. Аның әсәрләренең күбесендә сатирик алымнар кулланыла.

1923-1924 елларда татар театр техникумында укыта.

Иҗаты

1905 елда, "Әльислах" гәзитен чыгара башлап, Фатих Әмирхан журналистика эшенә керешә. Төрле инкыйлабый-демократик эчтәлекле публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре яза.

1907 елда аның беренче күркәм хикәясе "Гарәфә кич төшемдә" языла һәм басылып чыга. 1908 елда "Бәйрәмнәр", шуннан соң "Хәзрәт үегтләргә килде" (1912, "Габделбасыйр гыйшкы" (1914), "Салихҗан карый" (1916), "Сәмигулла абзый" (1916) кебек күп кенә хикәяләр яза. 1908-1910 елларда Фатих Әмирхан "Фәтхулла хәзрәт" исемле сатирик повесть яза. 1909 елда язучының "Татар кызы" исемле әсәре, 1911 елда "Хәят" повесте, 1912 елда "Урталыкта" романы басыла.

Язучы шулай ук драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Ул "Яшьләр" (1909), "Тигезсезләр" (1914) пьесаларын яза.

Фатих Әмирхан күп әсәрләрендә искелекне, сыйнфый тигезсезлекне тәнкыйтьли. Шулай ук татар хатын-кызлары хокукларын да яклап чыга ("Татар кызы").

Әдип октябрь инкыйлабын хуплап каршы ала, әмма озакламый, ул хуҗалык һәм мәдәният өлкәсендә совет һәм партия оешмалары үткәрә торган сәясәтнең кешегә һәм вак милләтләргә каршы булуын күреп ала, тәнкыйтьләр белән чыгыш ясый. 1924 елда, гореф-гадәтләрне бозуны, аерым шәхестән культ ясауны тәнкыйтьләп, "Шәфигулла агай" исемле сатирик повесть яза.

Шулай ук карагыз

  1. https://kartarf.ru/dostoprimechatelnosti/275597-dom-v-kotorom-s-1923-po-1926-god-zhil-vydayushchiysya-tatars
  2. Вся Казань. Справочная книга на 1910 годъ.Перов ташбасмаханәсе: 1910.