Булат Тимер: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Булат Тимер latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 31: Юл номеры - 31:
}}
}}
[[Файл:Алтын Урда иле.jpg|300px|мини|уңда|Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр]]
[[Файл:Алтын Урда иле.jpg|300px|мини|уңда|Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр]]

[[Файл:VolgaBulgaria.jpg|300px|мини|уңда|Идел буе Болгары]]
'''Булат тимер''' яки Булаттимер (tat. lat. [http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Булат_тимер ''Bulat Timer''],ﺒِوﻟﺎﺖ ﺗﻳﻣﺌﺭ, 1340-1368) - [[Алтын Урда]] әмире, аксөякләренең вәкиле, [[Идел буе Болгары]] хакиме (әмире) [[1361]]-[[1367]] елларда.
'''Булат тимер''' яки Булаттимер (tat. lat. [http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Булат_тимер ''Bulat Timer''],ﺒِوﻟﺎﺖ ﺗﻳﻣﺌﺭ, 1340-1368) - [[Алтын Урда]] әмире, аксөякләренең вәкиле, [[Идел буе Болгары]] хакиме (әмире) [[1361]]-[[1367]] елларда.


Юл номеры - 53: Юл номеры - 55:
Кайбер тарихчылар Булат Тимер бәлән Пулат-Тимер яки [[Мир Пулат]] хан бутыйлар.
Кайбер тарихчылар Булат Тимер бәлән Пулат-Тимер яки [[Мир Пулат]] хан бутыйлар.


{{Идел буе Болгары хәкимнәре}}



== Моны да карагыз ==
== Моны да карагыз ==

8 сен 2013, 22:22 юрамасы

Булат Тимер
Идел буе Болгары әмире

1361 - 1367
Дәвамчысы Хәсән хан
Туган 1340(1340)
Үлгән 1368(1368)
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр
Файл:VolgaBulgaria.jpg
Идел буе Болгары

Булат тимер яки Булаттимер (tat. lat. Bulat Timer,ﺒِوﻟﺎﺖ ﺗﻳﻣﺌﺭ, 1340-1368) - Алтын Урда әмире, аксөякләренең вәкиле, Идел буе Болгары хакиме (әмире) 1361-1367 елларда.

Тарих

1361 елда Сарай шәһәрендә түнтәрелеш нәтиҗәсендә Хызыр хан үтерелгәннән соң Булат Тимер Сарайдан Идел буе Болгары Олысына качкан.

Идел буе Болгары Олысын басып алу һәм бәйсезлеген игълан итү

1361 елда Булат Тимер үз гаскәре белән Болгар шәһәрен зыян китереп басып ала. Тиздән Булат Тимер бөтен Идел буе Болгары һәм болгарга элегрәк буйсынган җирләрен буйсындырып Идел буе Болгары Олысы бәйсезлеген игълан иткән.

Тышкы сәясәт

Идел буе Болгары Алтын Урдадан аерып якындагы җирләрне басып алган һәм Түбән Новгород кенәзлеген кушканчы булган. Ләкин Пьяна елгасында 1367 елда Булат Тимер берләшкән Мәскәү һәм Суздаль гаскәрләренә җиңелгән.

Вафат

1367 елда Болгар шәһәренә каршы яңа Алтын Урда ханы Газиз яу белән барган.

Булат Тимер Газиз ханга каршы үзара сугышта Сарай әл-Җадид каласында вафат булган.

Идел буе Болгары Булат Тимер вафатыннан соң

Рус чыганаклары икенче бер ханның — Хәсәннең, Алтын Урда тәхетеннән төшерелгәч, төньякка качуын һәм үзен Болгар әмире дип игълан итүен язалар. (Елъязмаларда ул Асан, Осан исеме белән 1370 һәм 1376 елларда телгә алына.)

Бәйсезлеге тәмамы

XIV йөзнең 70 нче еллар азагында Орыс хан, ягъни Мөхәммәт, үзенең төмәне Мамай белән берлектә, Алтын Урданы яңадан берләштерүгә ирешә. Идел буе Болгары аңа янәдән 1375 елда буйсына һәм бәйсезлеген югалта.

Тәңкәләр

Булат Тимер 1366-1367 Җинибәк 2 яки Газиз исеме астында үз тәңкәләрне суккан.

Кайбер тарихчылар Булат Тимер бәлән Пулат-Тимер яки Мир Пулат хан бутыйлар.

Моны да карагыз


Искәрмәләр

Әдәбият

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.