Михаил Кирпонос

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Кирпонос latin yazuında])
Михаил Кирпонос
Туган 12 гыйнвар 1892(1892-01-12)
Вертиевка, Чернигов губернасы, Рәсәй империясе
Үлгән 20 сентябрь 1941(1941-09-20) (49 яшь)
Шумейково тирәсендә, Полтава өлкәсе, УССР, ССРБ
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Күмү урыны Парк Вечной Славы[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы, Русия ватандашлар сугышы, Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыI дәрәҗә Ватан сугышы ордены
«Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренең XX-еллыгы» медале
«Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренең XX-еллыгы» медале
Хәрби дәрәҗә генерал-полковник[d]

 Михаил Кирпонос Викиҗыентыкта

Михаил Петр улы Кирпонос (рус. Кирпонос Михаил Петрович, 30 декабрь 1891 (12 гыйнвар 1892)(18920112), Вертиевка, Чернигов губернасы, Рәсәй империясе20 сентябрь 1941, Шумейково тирәсендә, Полтава өлкәсе, УССР, ССРБ) — совет хәрби эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярлы керәстиян гаиләсендә туган. Чиркәү-мәхәллә мәктәбендә, аннары земчтво мәктәбендә белем алган. 1909 дән Чернигов губернасының урманчылыкларында урманчы булып эшләгән. 1915 тә гаскәргә алына: Ораниенбаумда әфисәрләр мәктәбе каршысындагы инструкторлык курсларын тәмамлап, Козлов шәһәренә запас полкына җибәрелә. 1917 дә хәрби-фельдшер мәктәбен тәмамлый һәм Румын фронтына җибәрелә. 1918 дә демобилизацияләнә. Брест солыхы төзелгәннән соң Кирпонос авылына кайтып шура хакимиятен саклау өчен яңадан кулына корал алды һәм фиркагә керде. Баш күтәргән халык отрядларына җитәкчелек итеп, ул Украинаны оккупацияләгән алманнарга каршы көрәште, Кызыл Гаскәрнең беренче украин чәсләрен оештыруда катнашты, Щорс дивизиясендә полк командиры булып, петлюрачылар, акгвардиячеләр һәм төрле атаманнар белән сугышты.

Сугыштан соң Харкауда кызыл командирлар мәктәбе башлыгының сәяси эшләр буенча урынбасары. 1927 дә Фрунзе ис. ЭККГ хәрби академиясен тәмамлый. 1929-1931 дә дивизия ыштабы башлыгының урынбасары, аннары ыштаб башлыгы.

1934 дән ТАССР ҮБК ис. берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе башлыгы. «Халык дошманнары» белән көрәшүдә зур активлык күрсәткән.[1] 1939—1940 та Совет-фин сугышында катнашкан. 1940 та корпус командиры, Ленинград хәрби округы сәргаскәре. 1941 дә Киев хәрби округы сәргаскәре итеп билгеләнә. 1941 нең 9 сетябрендә сугышта һәлак булган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-06-24, retrieved 2015-12-03 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]