Мөслим Магомаев
әзери. Müslüm Məhəmməd oğlu Maqomayev | |
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык |
Әзербайҗан СССР Россия[1] |
Туу датасы | 17 август 1942[2] |
Туу урыны | Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР[2] |
Үлем датасы | 25 октябрь 2008[3][4] (66 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү, Россия |
Үлем төре | табигый үлем[d] |
Үлем сәбәбе | миокард инфаркты |
Җирләнгән урыны | Шәрәфле каберләр аллеясе[d] |
Ата | Магомет Муслимович Магомаев[d] |
Ана | Магомаева, Айшет Ахмедовна[d] |
Ире яки хатыны | Синявская, Тамара Ильинична[d] |
Һөнәр төре | актёр, опера җырчысы, композитор, кинокөйязар, мемуарист |
Әлма-матер | Бакы музыка академиясе[d] һәм Бакинское музыкальное училище имени Асафа Зейналлы[d] |
Активлык чорнының башы | 1962 |
Катнашучы | В гостях у Дмитрия Гордона[d] |
Җырчы тавышы | баритон[d] |
Музыкаль инструмент | фортепиано[d] һәм тавыш[d] |
Жанр | поп-музыка[d], опера һәм оперная поп-музыка[d] |
Нәшрият | ЛитРес[d] |
Бүләкләр | |
Рәсми веб-сайт | magomaev.info |
Нинди веб-биттә тасвирланган | filmportal.de/73D1B1A10C8C4CD8A18BA50AC7906ECA[1] |
Мөслим Магомаев Викиҗыентыкта |
Мөслим Мөхәммәт оглы Магомаев (әзери. Müslüm Məhəmməd oğlu Maqomayev; 1942 елның 17 августы, Бакы — 2008 елның 25 октябре, Мәскәү) — совет, Азәрбайҗан, Россия эстрада һәм опера җырчысы (баритон), актёр, композитор[5][6][7][8]. ССРБ-ның халык артисты (1973)[9].
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөслим Магомаев 1942 елның 17 августында Бакы шәһәрендә туган. Аның атасы — Магомаев Мөхәммәт, театр рәссамы, Җиңүгә кадәр 15 көн калгач, фронтта һәлак була[10] әнисе — Айшет Магомаева (сәхнә псевдонимы — Кинжалова), драматик актриса, Сталин стипендиаткасы.
Әтисе ягынан бабасы — Абдулмөслим Магомаев, азәрбайҗан композиторы, Азәрбайҗан дәүләт филармониясе аның исемен йөртә, азәрбайҗан классик музыкасына нигез салучыларның берсе булып тора. Әнисе Айшет Әхмәд кызының чыгышы турында Мөслим Магомаев болай дип язган: ул Майкоп шәһәрендә туган, аның әтисе милләте буенча төрек, ә әнисе яртылаш адыгей, яртылаш рус. Әтисенең килеп чыгышы турында сөйләгәндә, әбисе (әтисенең әнисе) татар булганын әйткән (әбисе Бәдигөлҗәмал — Али һәм Хәнәфи Терегуловларның бертуган сеңлесе). Документларда әтисе Магомаев Мөхәммәт — милләте буенча азәрбайҗан[11]. Мөслим Магомаев үзен һәр чак азәрбайҗан, ә гражданлыгы турында: «Азәрбайҗан — минем атам, Россия — минем анам»[12]. дигән.
Тол калган әнисе театр карьерасын сайлый, Вышний Волочёк, аннары Мурманскига күчеп киткән, Мурманск өлкә драмтеатрында эшли, яңадан кияүгә чыга. Мөслимнең әнисе буенча энесе Юрий һәм сеңлесе Татьяна бар[13].
Сугыштан соң Мөслим бабасы Магомаев Җамалетдин Мөслим оглы гаиләсендә тәрбияләнә.
Мөслим Бакы консерваториясе каршындагы музыкаль мәктәптә (хәзер Бөлбөл оглы исемендәге урта махсус музыкаль мәктәп) фортепиано һәм композиция классы буенча укый[14]. Мәктәптә вокаль бүлек булмаганлыктан, Мөслим 1956 елда Асаф Зейналлы исемендәге Бакы музыкаль училищесына укырга керә. (1959 елда) укуын тәмамлый.
Иҗади эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1963 елдан М. Ф. Ахундов исемендәге Азәрбайҗан опера һәм балет театры солисты. 1964-65 елларда Милан театрында стажировка үтә.
1969 елда Сопот халыкара җыр фестивалендә Магомаев I бүләк ала, ә Канныда 1969 һәм 1970 елларда Грамязмалар һәм музыкаль басмалар фестивалендә (MIDEM) күп миллионлы грампластинкалар өчен — «Алтын тәлинкә» белән бүләкләнә[9].
1973 елда, 31 яшендә, Магомаев ССРБ халык артисты, аннан алда, 1971 елның 29 апрелендә, Азәрбайҗан халык артисты исемен ала[15].
1974 елда Магомаев Япониядә абруйлы Tokio музыкаль фестивалендә (Tokyo musik festival) ССРБ-дан вәкил була.
1975 елдан 1989 елга чаклы Магомаев үзе булдырган һәм ССРБ буйлап күп гастрольләр оештырган Азәрбайҗан дәүләт эстрада-симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе була.
1960 һәм 1970-елларда Магомаев ССРБ-да чиксез популярлыкка ирешә: күп меңлек стадионнар, бөтен Советлар Берлеге буйлап бетмәс гастрольләр, телевидениедә еш чыгышлар ясый. Аның җырлары язылган пластинкалар күп тираж белән чыгарыла[16]. Хәзерге көнгә кадәр ул постсовет биләмәләрендә яшәгән төрле буын кешеләренең табынган җырчысы булып кала.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Азәрбайҗан ССР-ның атказанган артисты (1964)
- Азәрбайҗан ССР-ның халык артисты (1971 елның 29 апреле)[15]
- ССРБ-ның халык артисты (1973 елның 17 декабре) [17]
- Чечен-Ингуш АССР-ның атказанган артисты[18]
- Почёт ордены (РФ, 2002 елның 17 августы)[19]
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971)
- Халыклар Дуслыгы ордены (1980 елның 14 ноябре) [20]
- «Азатлык» ордены (Азәрбайҗан), 2002 елның 17 августы)
- «Шөһрәт» ордены (Азәрбайҗан, 1997)
- «Поляк мәдәнияте каршында казанышлары өчен» күкрәк билгесе
- III дәрәҗә «Шахтер даны» күкрәк билгесе
- «Данко йөрәге» ордены («халыкара рухи берлек үзәге» һәм «Санкт-Петербург һәм Мәскәү калаларының җәмәгать оешмалары советы»)
- М. В. Ломоносов ордены (Хәвефсезлек, оборона һәм хокук тәртибе академиясе, 2004)
- Бөек Пётр исемендәге милли бүләк (2005)
- «Овация» Россия милли премиясе («Легенда» номинациясендә) (2008).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Deutsche Nationalbibliothek Record #122638840, Record #1061810925 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ 2,0 2,1 Магомаев Муслим Магометович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ http://english.pravda.ru/russia/history/25-10-2008/106621-Muslim_Magomayev-0
- ↑ Халыкара музыка китапханәсе проекты — 2006.
- ↑ В Баку пройдет мероприятие памяти великого Муслима Магомаева, archived from the original on 2014-10-10, retrieved 2020-08-16
- ↑ В Баку почтили память Муслима Магомаева
- ↑ 70 лет со дня рождения Муслима Магомаева. әлеге чыганактан 2014-10-11 архивланды. 2014-10-07 тикшерелгән.
- ↑ Муслим Магомаев — биография — актёры — знаменитости в кино — Кино-Театр.ру
- ↑ 9,0 9,1 Музыкальная энциклопедия. Гл. ред. Ю. В. Келдыш. Т. 3. Корто — Октоль. 1104 стб. с илл. М.: Советская энциклопедия, 1976
- ↑ Подвиг сержанта Магомаева
- ↑ см. наградные листы Магомаева:,
- ↑ Магомаев вернулся в Кремль по приказу Андропова. Российская Газета, Пятница, 16 августа 2002 г., № 153 (3021).
- ↑ Муслим МАГОМАЕВ: «Меня любили главные люди страны».
- ↑ «Кто есть кто в современной культуре». Эксклюзивные биографии. — Выпуск 1—2. — М.: МК-Периодика, 2006—2007, на сайте Муслима Магомаева
- ↑ 15,0 15,1 Respublikanın incəsənət xadimlərindən bir qrupuna Azərbaycan SSR Fəxri adlarının verilməsi haqqında Azərbaycan SSR Ali Soveti Rəyasət Heyətinin 29 aprel 1971-ci il tarixli Fərmanı — anl.az.
- ↑ 50 культовых пластинок фирмы «Мелодия» // Серебряный дождь. 2014.
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР от 17 декабря 1973 года № 5204—VIII «О присвоении почетного звания народного артиста СССР Магомаеву М. М.»
- ↑ В Грозном появится улица Магомаева // KP.RU — Ставрополь
- ↑ Указ Президента РФ от 17 августа 2002 г № 906
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР от 14 ноября 1980 года № 3301-X «О награждении орденами и медалями СССР работников, наиболее отличившихся при подготовке и проведении Игр XXII Олимпиады»
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Магомаев Муслим Магометович//Большая советская энциклопедия
- Персональный сайт Муслима Магомаева
- Бениз.аз — Альбомы и Биография Муслима Магомаева
- Мультипортал Муслима Магомаева в системе ReverbNation для композиторов, певцов, поэтов-песенников и продюсеров (2011)
- Страничка Муслима Магомаева на Есенин. РУ («Капли жемчужные...» Памяти Муслима Магомаева)
- Тексты арий, романсов и песен из репертуара Муслима Магомаева
- Интервью Муслима Магомаева «Российской Газете»
- Интервью Муслима Магомаева на радио «Эхо Москвы»
- Известия. Ру: Россия прощаемся с Муслим Магомаев
- Муслим Магомаев — звезда на сцене и на небе
- «Дивлюсь я на небо». Видео с киевского концерта 1964 года
- Песни Муслима Магомаева (Видеоклипы)
- Газета «Бульвар Гордона». Муслим Магомаев: «Милиция меня до сих пор узнает, а вот сам себя в зеркале — увы, не всегда». Последнее интервью Муслима Магомаева. 2014 елның 8 октябрь көнендә архивланган.
- Интервью с Андреем Карауловым
- Литературно-публицистический критический журнал «Клаузура». «Преданный Орфей», Выпуск № 2, 2011 год
- Владимир Попков «Преданный Орфей» // Евген Додолев «Новый Взгляд» : газета. — Москва, 2008. — № 29. — С. 02.
- М. Ясаев, народный артист ЧР «Голос, пленявшийи весь мир» // «Чечня сегодня» : газета. — Грозный, 2009.
- В столице Чечни именем Муслима Магомаева назовут улицу
- Статья Святослава Эле в коллекционный издании из 5 DVD, посвященном творчеству Муслима Магомаева
- Стихотворение Семена Венера, посвященное памяти Муслима Магомаева 2018 елның 10 гыйнвар көнендә архивланган.
- 17 август көнне туганнар
- 1942 елда туганнар
- Бакыда туганнар
- 25 октябрь көнне вафатлар
- 2008 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Почет ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- ССРБ халык артистлары
- Шөһрәт ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары
- «Шахтер даны» билгесе белән бүләкләнүчеләр
- Азәрбайҗан ССР халык артистлары
- ССРБ җырчылары
- Россия җырчылары
- Азәрбайҗан җырчылары
- XX гасыр җырчылары
- XXI гасыр җырчылары
- Әлифба буенча җырчылар
- Әлифба буенча музыкантлар
- Әлифба буенча композиторлар
- ССРБ композиторлары
- Россия композиторлары
- XX гасыр композиторлары
- XXI гасыр композиторлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буена актерлар
- ССРБ актерлары
- Россия актерлары
- XX гасыр актерлары
- XXI гасыр актерлары
- Баритоннар
- «Овация» премиясе лауреатлары