Николай Ежов
Николай Ежов | |
---|---|
ССРБ эчке эшләре халык комиссары | |
Вазыйфада 26 сентябрь 1936 – 25 ноябрь 1938 | |
Аңа кадәр | Генрих Ягода |
Дәвамчысы | Лаврентий Берия |
ССРБ су транспорты халык комиссары | |
Вазыйфада 8 апрель 1938 – 9 апрель 1939 | |
Аңа кадәр | Николай Пахомов |
Дәвамчысы | юк (вазифа юкка чыгарылган) |
ВКП(б) ҮК карамагындагы фирка контроле комиссиясе рәисе | |
Вазыйфада 1935 – 1939 | |
Аңа кадәр | Лазарь Каганович |
Дәвамчысы | Андрей Андреев |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 1 май 1895 Санкт-Петербург, Русия империсе |
Үлгән | 4 февраль 1940 (44 яшь) ССРБ Югары мәхкәмәсенең хәрби коллегиясе бинасы, Мәскәү, ССРБ |
Сәяси фирка | ВКП(б) (с 1917) |
Җефет | Antonina Titova[d] һәм Ежова, Евгения Соломоновна[d] |
Балалар | юк тәрбиягә алынган кыз: Наталья |
Сугышлар/бәрелешләр | Беренче бөтендөнья сугышы |
Никола́й Ива́н улы Ежо́в (19 апрель [1 май] 1895 — 4 февраль 1940[2]) — совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе, дәүләт иминлегенең генераль комиссары (1937 елның 28 гыйнварыннан[3], 1941 елның 24 гыйнварыннан дәрәҗәсеннән мәрхүм ителгән[4]). ВКП(б) ҮК карамагындагы фирка контроле комиссиясе рәисе (1935−1939), ВКП(б) ҮК Оргбүросы әгъзасы (1934—1939), ВКП(б) ҮК сәркатибе (1935−1939), ВКП(б) ҮК Сәяси бүросы әгъзалыгына нәмзат (1937−1939). ССРБ эчке эшләре халык комиссары (1936−1938), ССРБ су транспорты халык комиссары (1938−1939).
ССРБ эчке эшләре халык комиссары вазифасында Ежов 1937—1938 еллардагы массакүләм репрессияләрнең баш оештыручы һәм башкаручы булган.
1937 ел, ЭЭХКны Ежов җитәкләгән чагы, массакүләм репрессияләрнең символик билгесе булып киткән, 1937—1938 еллар, репрессияләрнең иң кызган вакытына карата, халык тарафыннан «ежовщина» дигән исеме тагылган.
1939 елда Берия катнашында Маленков бүлмәсендә Ежов кулга алына. Берия үзе җинаять эшен алып бара, нәтиҗәдә ике атнадан Ежов үз һомосексуаль дәрте турында язуны калдыра.[5] 1940 елда Ежов хөкем карары буенча: "терорлык актларны әзерләү һәм лутыйлык (һомосексуализм) өчен" үтерелгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://books.google.ru/books?id=kRzzCejvwBUC&pg=PA314=false#v=onepage&q&f=false
- ↑ Ежов, Николай Иванович. Официальная справка члена ЦК // «Известия ЦК КПСС» — июнь 1990. — № 7 (306). — цит. по Исторический проект «Хронос. Всемирная история в интернете» (www.hrono.info)(Тикшерелгән 19 декабрь 2013)
- ↑ Ежов Николай Иванович.
- ↑ [Зенькович Н. А. «Самые закрытые люди. Энциклопедия биографий» — М., ОЛМА-ПРЕСС Звездный мир, 2004, с. 143.]
- ↑ ЦА ФСБ. Ф. 3-ос. Оп. 6. Д. 3. Л. . Копия.