Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле latin yazuında])
Һәйкәл
Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле
Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачу тантанасы
Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачу тантанасы
Урын Түбән Новгород өлкәсе, Кызыл Октябрь районы Уразавыл
Сынчы Герман Бакулин, архитектор
Мәхмүт Гасыймов, скульптор
Төзелеш датасы 2016 ел
Материал бронза

Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәле, рус. Памятник Рашиту Вагапову и Хайдару БигичевуТүбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Уразавыл авылында якташлары, атаклы татар җырчылары Рәшит Ваһаповка (1908-1962)[1] һәм Хәйдәр Бигичевка (1949-1998) урнаштырылган һәйкәл.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәл 2016 елның 16 июлендә Түбән Новгородда уздырылган XVI федераль Сабантуй кысаларында, Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавыл авылының үзәк мәйданында ачыла.
Һәйкәл проектын башлап җибәрүчеләрТүбән Новгород өлкәсе татар конгрессы, Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы хакимияте, ТР Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды.
Һәйкәл Татарстан президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы В.П. Шанцев хәерхаһлыгы белән салынган.

Ачылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәл ачу тантанасында атаклы җырчыларның туганнары, XVI федераль Сабантуйга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Новгород губернаторы Валерий Шанцев катнаша[2].

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Ваһапов бюсты
Х. Бигичев бюсты

Һәйкәл стилобат белән берләштерелгән, аерым-аерым постаментларга утыртылган ике бронза бюсттан гыйбарәт.
Постаментларның алгы ягына татарча һәм урысча язылган:

Рәшит Ваһапов
Рашит Вагапов
Хәйдәр Бигичев
Хайдар Бигичев

  • Һәйкәл проектының баш архитекторы — Герман Бакулин.
  • Бюстларның авторы — Мәхмүт Гасыймов.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Р. Ваһаповның беренче бюсты 2008 елда Кызыл Октябрь районы Актүк авылында куелган
  2. Татарстан президенты аппараты рәсми сайты, archived from the original on 2016-09-15, retrieved 2016-07-16