Тайфур Сәгыйтов
Тайфур Сәгыйтов | |
---|---|
Тайфур Сәгыйтов | |
Тугач бирелгән исеме: | баш. Тайфур Барый улы Сәғитов |
Туу датасы: | 15 апрель 1936 |
Туу урыны: | Белорет районы, Атнагол авылы, БАССР |
Үлем датасы: | 26 апрель 2018 (82 яшь) |
Үлем урыны: | Уфа |
Ватандашлык: | ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | проза |
Иҗат итү еллары: | 1953 — 2018 |
Юнәлеш: | хәрби проза |
Жанр: | повесть, роман, хикәя |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | «Спасибо вам, люди!» (1976) |
Тайфур Сәгыйтов, Тайфур Бари улы Сәгыйтов (баш. Тайфур Барый улы Сәғитов, 1936 елның 15 апреле, БАССР, Белорет районы, Атнагол — 2018 елның 26 апреле, РФ, БР, Уфа) — язучы. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1986). Сергей Чекмарев исемендәге әдәби бүләк иясе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1936 елның 15 апрелендә БАССР Белорет районы Атнагол авылында туган.
Сәрмән урта мәктәбен (1957), Уфада дәүләт университетын (1963) тәмамлый.
Учалы районының «Байрамгул» совхозында, Уфа эре панельлы йортлар төзү трестында эшли.
Белорет районы һәм республика газета — журналларында эшли. 1963 — 1967 елларда «Ленинец» («Ленинсе», «Йәшлек») газетасында (беренче шигыре дә шунда басыла), 1967 — 1970 елларда «Совет Башкортстаны» газетасында, 1970 — 1984 елларда «Башкортстан кызы» журналында эшли, «Агыйдел» журналының баш мөхәррир урынбасары, Уфа китап нәшриятында мөхәррир була. Уналты ел «Связист Башкортостана» газетасының мөхәррире вазифасында эшли.
«Истоки» газетасының баш мөхәррире (1990)[1].
2018 елның 26 апрелендә 83нче яшендә Уфада вафат була[2].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбиятка журналистика аша килә. Беренче әдәби әсәре 1953 елда Сәрмән районы газетасында басылган. «Рәхмәт сезгә, кешеләр» (1976) исемле очерклар җыентыгы, «Сабантуй» (1978) романы укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Озак еллар дәвамында башкорт атлыларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын өйрәнеп, төрле жанрдагы әсәрләр бастыра.[3] «Каһарманнар юлыннан» документаль хроникасы, «Күңел төбендәге сер» (1982) китабы нәшер ителә. Рус һәм башкорт телләрендә 21 китабы дөнья күрә[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1986 — БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
- Сергей Чекмарев исемендәге әдәби бүләк иясе
Иҗат берлегендә әгъзалыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1963).
- ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1980).
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Китап-Уфа сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- БР әдәби картасы
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Ватандаш» сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-11-21
- ↑ Ләйлә Аралбаева. В Уфе ушел из жизни известный журналист и писатель Тайфур Сагитов. bashinform.ru, 26.04.2018
- ↑ Башкортстан (белешмәлек)
- ↑ Китап-уфа сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-11-21
- 15 апрель көнне туганнар
- 1936 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Белорет районында туганнар
- 26 апрель көнне вафатлар
- 2018 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- Рус телле язучылар
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Мөхәррирләр
- Журналистлар