Татарлар Израиль яклы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарлар Израиль яклы latin yazuında])
«Татарлар Израиль яклы»
яһүд. «טטארים לישראל »
шәһәр:

Ришон-ле-Цион

Оешма төре:

иҗтимагый-сәяси

Җитәкчеләр
оешма рәисе

Закирә Зарипова

Нигезләү

2006

«Татарлар Израиль яклы» (рус. «Татары за Израиль», яһүд. טטארים לישראל, гарәп. التتار لإسرائيل‎) — 2006 елның 1 гыйнварында Израильдә төзелгән, әлеге илнең иминлеген һәм чәчәк атуын ныгытуны үз максаты итеп куйган иҗтимагый-сәяси оешма (форум, ассоциация).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оешма 2006 елның 1 гыйнварында[1] Ришон-ле-Цион(рус.) шәһәрендә Закирә Зарипова, Равил Садыйков һәм татар чыгышлы активистлар төркеме инициативасы белән оештырыла.

Әлеге ассоциация Израильнең бер генә сәяси фиркасенә дә керми, «Безнең йорт Израиль»(рус.) фиркасенә һәм аның лидеры Авигдор Либерманга(рус.) теләктәшлек күрсәтә [2].

Оешма террорчылык, мөселман экстремистлыгы һәм антисемитизмга каршы, конфессияара дустанә мөнәсәбәтләр булдыру һәм саклау өчен көч куя.

Оешма җитәкчесе Ислам.ру(рус.) сайтына җентекле хат җибәргән, анда мондый сүзләр бар:

«Без үзебезне сионистлар оешмасы дип атарга әзер. Ахыр чиктә, сионизмны мыскыл итүдән туктарга вакыт,
сионизмның максаты бер генә — яһүдләрнең үзләренең милли йортларын булдыру
»[3].

«Әлеге оешмада берничә дистә кеше генә әгъза булып торса да, аларның конфессияара тынычлыкны һәм үзара аңлашуны ныгыту буенча эшчәнлеге дини һәм этник яктан төрле булган меңнәрчә Израиль кешесендә теләктәшлек таба»[4].

Оешма җитәкчеләре Израильдә Татар мәчетен төзү мәсьәләсен күтәрүне планлаштыра. Израильдә ~15 мең татар яши.

Оешма җитәкчесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оешманы нигезләүчеләрнең берсе — Закирә Зиннур кызы Зарипова, Кыргызстанда туып-үскән, озак вакыт Ташкентта, Киевта яшәп, яһүд ире белән Израильгә киткән. Улы Павел Израиль армиясендә хезмәт иткән[5].

Закирә Зарипова Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда (декабрь, 2012 ел) катнаша һәм «Яһүдләр татарлар алдында баш ия» (рус. Евреи преклоняются перед татарами) дип чыгыш ясый[6].

«Татарлар Израиль яклы» оешмасының эшчәнлеге тәнкыйтьләнә[7].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Татары за Израиль»... и за Либермана. (YouTube видео, 2:50)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]