Эчтәлеккә күчү

Фалес

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фалес latin yazuında])
Θαλῆς ὁ Μιλήσιος
Туган телдә исем Фалес Милетлы
Туган БЭК 625 (-625)
Милет[d][1]
Үлгән БЭК 547 (-547)
Милет
Үлем сәбәбе солнечный удар[d][2]
Яшәгән урын Милет[d]
Һөнәре галим, фәлсәфәче
Ата-ана

 Θαλῆς ὁ Μιλήσιος Викиҗыентыкта

Фале́с (бор. грек. Θαλῆς ὁ Μιλήσιος) — борынгы грек фәлсәфәчесе, математик. Кече Азиянең Милет шәһәрендә яшәгән. Ионик натурфәлсәфә вәкиле, милет мәктәбенә нигез салучы (Европа фәненең тарихы шуннан башлана дип санала). «Җиде аксакал»ның берсе.

Ул гомеренең күп елларын сәяхәтләрдә уздыра, күп кенә илләрдә булып, үз белемнәрен шул илләрдә алган мәгълүматлар белән баета. Мисырда булган вакытта ул борынгы гарәпләр тарафыннан төзеп калдырган һәйкәлләрнең, таштан эшләнгән корылмаларның, гыйбадәтханәләрнең төзелеш ысулларын өйрәнә.

Фалесның төп казанышлары үзе яшәгән заманда формалаша башлаган фәлсәфи дөньяга карашында чагыла. Фалес — дөньяның субстанциаль идеясе кебек зур фәлсәфи проблеманы беренчеләрдән булып, күтәреп чыгучы галим. Аның карашынча, субстанция ул — дөньяда булган барлык нәрсәнең әүвәл нигезе. Әнә шушы башланыш, әүвәл нигез, Фалес фикеренчә, суда тупланган. Аристотельның әйтеп калдырган сүзләре буенча, Фалес, бу хактагы төрле мифик карашларны читкә этәреп, фәндә беренче буларак, дөньядагы барлык әйберләрнең җисеме физик сыйфатларга ия дигән фикерен күтәреп чыга. Әгәр дә барлык әйберләр судан тора икән, ул вакытта аларның бер-берсе белән булган бәйләнеше дә аңлашыла, ягъни аларның уртак сыйфаты — су — бар дигән сүз. Бу фикер диалектик методның өстенлек алуына бик мөһим җирлек булып тора.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
  1. 1,0 1,1 Любкер Ф. Thales // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  2. Λαέρτιος Δ. Βίοι καὶ γνῶμαι τῶν ἐν φιλοσοφίᾳ εὐδοκιμησάντων — 0300.