Айвенго Галиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айвенго Галиев latin yazuında])
Айвенго Галиев
Туган телдә исем Айвенго Һадый улы Галиев
Туган 2 декабрь 1937(1937-12-02) (86 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Апас
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре космонавтика өлкәсендә белгеч
Җефет Валентина
Балалар кызы Елена
Бүләк һәм премияләре Фән һәм техника өлкәсендә СССР Министрлар Советы премиясе - 1987
«Фидакарь хезмәт өчен» медале (СССР) - 1978

Айвенго Галиев, Айвенго Һадый (Гадый) улы Галиев (1937 елның 2 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Апас) ― техник фәннәр докторы (1990), профессор (1992), Россия космонавтикасы академиясе академигы, фән һәм техника өлкәсендә СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты (1987), Мәскәү авиация институты һәм Мәскәү дәүләт индустриаль университетның профессоры [1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 2 декабрендә Апаста туган. Әтисе Һадый Гали улы Галиев (1908―1989) Апас мәктәбендә укытучы, директор булган. Әнисе ― китапханәче. Бертуганнары: Ринат, Аэлита, Элеонора, Марат. Әтисенең партия-хуҗалык эшчәнлегенә бәйле (Мөслим (1943 ―1947), Баулы (1947―1952), Зәй (1952―1955) районнары җитәкчесе (район башкарма комитеты рәисе, КПСС райкомының беренче сәркатибе), Татарстан АССР Югары шурасы президиумы сәркатибе (1955―1967)), Мөслимгә, Баулыга, Зәйгә, соңыннан Казанга күчәләр.

Казаңда урта мәктәпне (көмеш медальгә) һәм «инженер-механик (двигатель төзелеше)» белгечлеге буенча Казан авиация институтын (1961), Мәскәү авиация институты аспирантурасын (1974, читтән торып) тәмамлаган.

1961 елдан Мәскәү өлкәсенең Пересвет штб (2000 елдан шәһәр) яши һәм эшли.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1961 елның апреленнән ― «Ракета-галәми сәнәгатьнең фәнни-сынау үзәге» федераль казна предприятиесендә (рус. ФКП «НИЦ РКП», Мәскәү өлкәсе, Пересвет): инженер, өлкән инженер, стенд башлыгы, лаборатория башлыгы, бүлек башлыгы урынбасары, баш фәнни хезмәткәр. Галәми программалардан беренче актив катнашкан программасы – 1962―1965 елларда башкарылган Ерак Көнчыгышка һәм Себергә телетапшырулар булдыру өчен спутниклар ясау [1].

1982 елдан – доцент, Мәскәү авиация институтының (илкүләм тикшеренү университеты) «Ракета-галәми системаларның эксплуатацияләре белән идарә итү» аэрогаләми факультеты профессоры[2].

2000 елдан ― Мәскәү дәүләт индустриаль университетының Сергиев Посад филиалы профессоры.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ракета двигательләренең куркынычсызлыгын сынау;
  • Ракета-космик системаларның экологиясен сынау;
  • Водород технологияләренең куркынычсызлыгы;
  • Сыек ягулыклы двигательләрнең ягулык камерасы материалларының ныклыгын сынау
  • Марска очу өчен водородтагы перспектив двигательләрнең туклану системаларын тикшерү һ. б.

15 елдан артык «Альтернатив энергетика һәм экология» (Альтернативная энергетика и экология) халыкара фәнни журналында эшли[3].

Мәкаләләр һәм уйлап табуларның гомуми саны: 160 тан артык, шул исәптән 43 уйлап табу.

Төп фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1978 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале (СССР)
  • 1983 ― Фән һәм техника өлкәсендә СССР Министрлар Советы премиясе ― сынауларның фәнни-методик нигезләрен эшләгән һәм яңа материалларны эшкәртү өчен стенд булдырган өчен [4]
  • К. Э. Циолковский һәм Н. А. Пилюгин исемендәге Россия космонавтика Федерациясе медальләре
  • «Ю. А. Гагаринның очуына 50 ел» юбилей медале
  • М. В. Ломоносов исемендәге орден

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Валентина ― педагог, «Гармония» балалар сәнгать мәктәбендә эшли. Кызы Елена, Мәскәү авиация институтын һәм Мәскәү технологияләр һәм идарә итү дәүләт университетын тәмамлаган, Мәскәүдә эшли. Оныгы Антон, Мәскәү авиация институтын тәмамлап, аспирантурада укый.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]