Александр Савельев-Сас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Савельев-Сас latin yazuında])
Александр Савельев-Сас
Туган 26 сентябрь 1932(1932-09-26)
Юламан, Толбазы авыл җирлеге[d], Авыргазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 12 июнь 2021(2021-06-12) (88 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре язучы, шагыйрь, тәрҗемәче

Савельев-Сас Александр Сергеевич (26 сентябрь 1932 ел) — чуаш шагыйре, язучы. Халык мәгарифе алдынгысы. М. Трубина, Ф. Кәрим, Авыргазы урын хакимиятенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге премияләр лауреаты. Россия Язучылар берлеге әгъзасы (1994). Хәзерге вакытта Башкортстанда яши һәм эшли.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Сергеевич Савельев-Сас 1932 елның 26 сентябрендә Башкорт АССР-ының Авыргазы районындагы Юламан дигән чуаш авылында туа.

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган колхозында эшли. 19511954 елларда хәрби хезмәттә була. Кичке мәктәпне тәмамлап, Стәрлетамак пединститутында югары белем ала.

Туган мәктәбендә укыта, район газетасында эшли.

Күп хикәя һәм повесларын Чебоксарның гәҗит-журналларында бастыра. Аларның иң билгелесе — «Ют арăм» (Чит хатын) повесте. Әдәбият хезмәткәре барлыгы алты китап чыгара.

Язучының әсәрләре рус, татар, башкорт телләренә тәрҗемә ителгән.

Әлеге вакытта Башкортстанда яши һәм эшли.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китаплары: «Кама пысăкрах» — Кем биегерәк (1975), «Ялти сукмаксем» — Авыл сукмаклары (1981), «Кашкăр сукмакĕ» — Бүре сукмагы (1987), «Шăнкăравлă пĕкĕ» — Дөңгердәүле дуга (1993), «Сăвăсем» — Шигырьлар (2000).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]