Алексей Большеченко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Большеченко latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Украина
Туу датасы 18 гыйнвар 1929(1929-01-18)
Туу урыны Курск өлкәсе
Үлем датасы 20 октябрь 2002(2002-10-20) (73 яшь)
Үлем урыны Бровары, Киев өлкәсе, Украина
Һөнәр төре сәнәгатьче
Әлма-матер Мәскәү дәүләт машиналар төзү университеты[d]
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләкләр
Государственная премия Украинской ССР в области науки и техники

Алексей Гаврилович Большереченко (укр. Олексій Гаврилович Большеченко; 1929 —2002) — украин совет сәнәгать эшлеклесе, 1969-1993 елларда. Бровары порошок металлургиясе заводы директоры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елның 18 гыйнварында Курск өлкәсе>нең Отрадное-Малиновский авылында туган.

1961 елда Мәскәү политехник институтында белем ала. Институтны тәмамлаганнан соң Салават машиналар эшләү заводының (хәзерге Салаватнефтемаш, Башкортстан) мастеры, цех начальнигы һәм баш технологы булып эшли.1964 елдан алып Бровары порошок металлургия заводында эшли, анда цех начальнигы, техник бүлек начальнигы, заводның баш инженеры һәм директоры булып эшли. А. Г. Большереченко җитештерүне һәм эшчеләрнең социаль өлкәсен үстерүгә, технологик процесларны камилләштерүгә һәм җитештерүне арттыруга зур игътибар бүлә. Аның җитәкчелегендә яңа җитештерү биналары, шифаханә-профилакторий, «Металлург» спорт комплексы, поликлиника, торак йортлар һәм ятаклар төзелә. 1981-1985 елларда «Металның сифатын күтәрү» мөһим фәнни-техник программасы буенча советның координация советы әгъзасы була.[1] КПСС әгъзасы буларак КПСС-ның XIX Бөтен Союз конференциясе делегаты булып катнаша.[2]

Алексей Гаврилович Большереченко шулай ук порошок металлургиясе техникасы һәм кораллары өлкәсендә гыйльми эзләнү белән шөгыльләнә. «Порошковая металлургия» журналында мәкаләләр, шулай ук бик күп уйлап табулар һәм патентлар авторы.[3]

Кайбер хезмәтләре:

    • Изучение некоторых процессов изготовления металлокерамик фрикционный дисков. // Журн. «Порошковая Металлургия». 1972. № 12.
    • Сравнительная оценка себестоимости железных пороков, полученных методом распыление расплыва и комбинированный восстановлением прокатное калин. // Журн. «Порошковая Металлургия». 1978. № 2

2002 елның 20 октябрендә Киев өлкәсенең Бровары шәһәрендә вафат була.

Большереченко Алексей Гаврилович — Бровары шәһәренең мактаулы гражданы (1993). УССР-ның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1969), шулай ук ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1977). Башка мизалдар белән бүләкләнгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы медиафайллар
  • Броварыда А. Г. Большереченко яшәгән йортта мемориаль тактаташ куелган: «Бу йортта Бровары мактаулы гражданы Бровары порошок мкталлургиясе заводы директоры Большереченко Алексей Гавриловичның (1929-2002) яшәгән».[4]
  • Бровары урамнарының берсе аның исемен йөртә.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]