Артур Һендерсон
| Артур Һендерсон инг. Arthur Henderson |
|
| Һөнәре | сәясәтче |
|---|---|
| Туу датасы | 13 сентябрь 1863 |
| Туу җире | Глазго |
| Гражданлыгы | |
| Үлем датасы | 20 октябрь 1935 (72 яшь) |
| Үлем җире | Лондон |
| Хатыны | Элеонора Уотсон |
| Бүләк һәм премияләре | |
Артур Һендерсон (инг. Arthur Henderson; 13 сентябрь 1863 ел, Глазго – 20 октябрь 1935 ел, Лондон) – Бөекбритания сәясәтчесе, Бөекбритантия Лейбористлар фиркасы лидеры, 1934 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
Биография[үзгәртү]
Артур 1863 елда текстиль эшчесе гаиләсендә туа. Әтисе вафат булганда, аңа нибары 10 яшь кенә була. Металл коючы булып эшли, методистлар чиркәвенә керә һәм методист дин әһеленә әйләнә. 1892 елдан – металл коючылар һөнәри берләшмәсе хезмәткәре. 1888 елда Һендерсон Элеонора Уотсонга өйләнә. Аларның гаиләсендә бер кыз һәм өч ул туа.
1900 елда Артур Һендерсон 1903 елда төзелгән Бөекбритания Лейбористлар фиркасенең нигезе булган хезмәт вәкилләре комиссиясенә нигез салучыларның берсе. 1903 елда ул Бөекбритания парламентына сайлана. 1935 елга кадәр Һендерсон төрле сайлау урыннарыннан парламентка яңадан сайлана.
1911-1934 елларда ул Лейбористлар фиркасе сәркатибе.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында, 1915-1917 елларда, Һендерсон Һерберт Һенри Асквит һәм Ллойд Джордж хөкүмәтләренә портфельсез министр буларак керә һәм «җиңү белән тәмамланачак сугыш» өчен чыгышлар ясый.
Февраль инкыйлабыннан соң Русияга килә һәм Русия Вакытлы хөкүмәте һәм Эшче һәм солдан депутатларының Петроград шурасы белән сөйләшүләр алып бара.
Сугыштан соң Һендерсон Милләтләр Лигасы оештыруны яклый. 1924 елда Джеймс Рамсей Макдональдның беренче лейбористик кабинетында эчке эшләр министры; 1929-1931 елларда Макдональдның икенче кабинетында тышкы эшләр министры, бу вазифасында ул 1929 елда ССРБ белән Бөекбритания арасында 1927 елда бетерелгән дипломатик мөнәсәбәтләрне торгыза. 1931-1933 елларда коралсызландыру буенча халыкара конференция рәисе була. 1934 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.
Артур Һендерсон 1935 елның 20 октябрендә Лондонда вафат була.
|
|
|
|---|---|
|
Аристид Бриан / Густав Штреземан (1926) • Фердинанд Бюиссон / Людвиг Квидде (1927) • Фрэнк Келлог (1929) • Натан Седерблюм (1930) • Джейн Аддамс / Николас Батлер (1931) • Ральф Энджелл (1933) • Артур Һендерсон (1934) • Карл фон Осецкий (1935) • Карлос Сааведра Ламас (1936) • Роберт Сесил (1937) • Нансен оешмасы (1938) • ХКХК (1944) • Корделл Халл (1945) • Эмили Болч / Джон Мотт (1946) • ҖХИДШ / ҖХИДАК (1947) • Джон Бойд Орр (1949) • Ральф Банч (1950) |
|
|
Тулы исемлек | (1901—1925) | (1926—1950) | (1951—1975) | (1976—2000) | (2001—2025) |
- Ачыклык тирәнлеге зур булган битләр
- Шәхесләр
- 13 сентябрь көнне туганнар
- 1863 елда туганнар
- Глазгода туганнар
- 20 октябрь көнне вафатлар
- 1935 елда вафатлар
- Лондонда вафатлар
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- Бөекбритания лейбористлары
- Бөекбритания эчке эшләр министрлары
- Бөекбритания тышкы эшләр министрлары