Карлос Сааведра Ламас
| Карлос Сааведра Ламас исп. Carlos Saavedra Lamas |
|
Карлос Сааведра Ламас
|
|
| Һөнәре | хокукчы-галим, сәясәт эшлеклесе |
|---|---|
| Туу датасы | 1 ноябрь 1878 |
| Туу җире | Буэнос-Айрес |
| Гражданлыгы | |
| Үлем датасы | 5 май 1959 (80 яшь) |
| Үлем җире | Буэнос-Айрес |
| Бүләк һәм премияләре | |
Карлос Сааведра Ламас (исп. Carlos Saavedra Lamas; 1 ноябрь 1878 ел – 5 май 1959 ел) — аргентиналы галим-хокукчы һәм сәясәтче, 1936 елда Латин Америкасыннан беренче Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
[үзгәртү] Биография
Карлос Сааведра Ламас 1878 елда Буэнос-Айреста туа. 1903 елда хокук докторы дәрәҗәсе белән Буэнос-Айрес университетын тәмамлый. Халыкара хокук профессоры була, шулай ук Ла-Плата университетында хокук белемен һәм социологияне укыта. Сәяси карьерасын 1906 елда иҗтимагый кредит хезмәтен җитәкләү белән башлый. 1908 елда Аргентина парламентына сайлана, ә 1915 елда юстиция һәм иҗтимагый мәгариф министры итеп билгеләнә. 1932 елдан 1938 елга кадәр Сааведра Агустин Педро Хусто хөкүмәтендә тышкы эшләр министры вазифасын үти. Бу вазифасында ул Боливия-Парагвай конфликтын хәл итүдә катнаша һәм алты нейтраль Америка дәүләтеннән дуслашу комиссиясен оештырып, 1934 елның июнендә тынычлык килешүенә кул куюга ирешә. Тынычлык булдыруда хезмәтләре өчен ул 1936 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. Шул ук елны ул Милләтләр Лигасының президенты итеп сайлана.
1959 елда Буэнос-Айреста 80 яшендә вафат була.
[үзгәртү] Сылтамалар
- Карлос Сааведра Ламас — биография (рус.)
- Nobelprize.org (ингл.)
|
|
|
|---|---|
|
Аристид Бриан / Густав Штреземан (1926) • Фердинанд Бюиссон / Людвиг Квидде (1927) • Фрэнк Келлог (1929) • Натан Седерблюм (1930) • Джейн Аддамс / Николас Батлер (1931) • Ральф Энджелл (1933) • Артур Һендерсон (1934) • Карл фон Осецкий (1935) • Карлос Сааведра Ламас (1936) • Роберт Сесил (1937) • Нансен оешмасы (1938) • ХКХК (1944) • Корделл Халл (1945) • Эмили Болч / Джон Мотт (1946) • ҖХИДШ / ҖХИДАК (1947) • Джон Бойд Орр (1949) • Ральф Банч (1950) |
|
|
Тулы исемлек | (1901—1925) | (1926—1950) | (1951—1975) | (1976—2000) | (2001—2025) |