Белосток

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
шәһәр (1749 елдан)
Белосток
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Польша
Воеводалык Подлясье воеводалыгы
Координаталар 53°07′″ т. к. 23°10'" кч. о. (G)
Беренче телгә алу 1437
Мәйдан 102,12 км²
Халык саны 294 001 кеше (2011)
Сәгать кушагы UTC+1
Телефон коды (+48) 85
Почта индексы 15-XXX
Белосток (Польша)
Red pog.png

Белосток (пол. Białystok, белар. Беласток, литв. Balstogė, рус. Белосток) — Польша шәһәре, Подлясье воеводалыгының административ үзәге.

Халык саны — 294 001 кеше (2011).[1]

География[үзгәртү]

Шәһәр Супрасль елгасында, Төньяк Подлясье түбәнлегендә, Варшавадан 188 километр төньяк-көнчыгышрак урнакан.

Тарих[үзгәртү]

Казан соборы, XIX гасырның икенче яртысы

Беренче тапкыр 1437 елда телгә алына.

1749 елда шәһәр статусы бирелә.

Речь Посполитаяның өченче бүлүе буенча (1795 ел) Пруссия составына кертелә. Тильзит солыхы буенча (1807 ел) Наполеон тарафыннан Русия империясе составына тапшырыла.

1842 елга кадәр Русия империясенең Белосток өлкәсе үзәге, 1842 елдан — Гродно губернасыеың өяз шәһәре.

Беренче бөтендөнья сугышы[үзгәртү]

Беренче бөтендөнья сугышы барышында 1915 елның 13 августында шәһәр алманнар тарафыннан басып алына. 1918 елның мартында Белорус Халык Республикасы өлеше булып игълан ителә. 1919 елның 19 февралендә Польша тарафыннан басып алына. 1920 елның 28 июлендә Кызыл Армия Белостокны ала, шәһәрдә Польшаның коммунистик хөкүмәте оештырыла. Бер ай үткәч поляклар тарафыннан кайтарыла.

1919–1939 елларда — Польшаның Белосток воеводалыгының үзәге.

Икенче бөтендөнья сугышы[үзгәртү]

1939 елның сентябрьдә алманнар тарафыннан басып алына, ләкин Молотов-Риббентроп килешүе буенча шунда ук ССРБ составына тапшырыла. 1944 елга кадәр БССРның Белосток өлкәсе үзәге булып торган. 1941 елның 27 июнендә алманнар шәһәрне кабаттан басып алалар, шуның белән бергә шәһәр тирәсендә Белосток-Минск сугышы барышында 10-нче совет армиясе чолганышка эләккән.

Нацист оккупациясе вакытында — Белосток окургы үзәге.

1944 елның июльдә шәһәр Кызыл Армия тарафыннан азат ителә, ә шул ук елның сентябрьдә Белосток янәшәсендә булган районнары белән Польшага тапшырыла.

Халык[үзгәртү]

1857 1897[2] 1921[3] 1931[4] 1950 1960 1970 1978 1988 2002 2011[1]
13 787 66 032 76 792 91 335 68 503 120 921 168 500 211 600 264 309 291 660 294 001

Милли состав[үзгәртү]

2002 елдагы милли состав:[5]

1921 елдагы милли состав::[6]

1897 елдагы милли состав:[7]

Икътисад[үзгәртү]

Азык-төлек, агач эшкәртү, керамик сәнәгатьләре, машиналар төзү.

Мәгариф[үзгәртү]

Шәһәрдә 15 югары уку йорты урнаша; 1997 елда Белосток дәүләт университеты ачылган.

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү]

Галерея[үзгәртү]

Шәһәрдә туганнар[үзгәртү]

  • Максим Литвинов (чын исем — Меер-Генох Моисеевич Валлах) — инкыйлабчы, ССРБ дәүләт эшлеклесе.

Искәрмәләр[үзгәртү]