Бөтендөнья сәүдә оешмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бөтендөнья сәүдә оешмасы
World Trade Organization(İnglizçä)
Organisation Mondiale du Commerce
Organización Mundial del Comercio
Всемирная торговая организация

World Trade Organization Members.svg

     Дәүләтләр — БСО әгъзалары
Штаб-фатир:

Швейцария байрагы Женева

Оешма төре:

халыкара оешма

Рәсми теле:

инглиз, испан, француз

Җитәкчеләр
Генераль директор

Франция байрагы Паскаль Ләми

Нигезләү

1995 ел

http://wto.org/

Бөтендөнья сәүдә оешмасы (БСО/WTO) – элеккеге 1947 елны оештырылган ГАТТ (генеральное соглашение по тарифам и торговле) урынына, халыкара сәүдә-сәяси мөнәсәбәтләрен көйләү өчен 1995 елны барлыкка китерелгән халыкара оешма. Ул Швейцария башкаласы Женева шәһәрендә урнашкан. Аның составында бүген барлыгы 153 ил бар. Оешманың максаты дөнья илләрендәге бар сәүдә әйләнешен җайлау, дөнья икътисадының алга таба үсешен, конкуренцияне чикләүче ил чикләре, таможня барьерларын максималь кадәр алып ташлау. Бүгенге көнгә дөнья сәүдә әйләнешенең 97 %-ын тәшкил иткән 153 ил бу оешмада әгъза булып тора.

Русия БСОга кушылу буенча 18 ел буе сөйләшүләр алып барды. Бу оешма бик күп илләрне берләштерә һәм алар барысы да диярлек базар икътисадлы илләр. БСОның төп өстенлекләренең берсе – аның үз мәхкәмәсе бар. Әгәр нинди дә булса бер ил икенчесен кыерсыта икән, әйтик, бу илдән товар кабул итәргә теләми икән, мондый очракта рәхәтләнеп судка бирергә була. БСОның үзенең шарт-кагыйдәләре бар. Ул илнең читкә сатыла торган товарларының сыйфатына катгый таләпләр куя. Көндәшлеккә сәләтсе икътисад тармакларга БСО биргән берничә ел вакыт эчендә җитештерүләрен гомуми стандартларга яраклы итеп җайларга, яки инде, җайлый алмаган очракта, бөтенләй бүтән юнәлеш буенча китәргә кирәк булачак.

Чыганаклар[үзгәртү]