Amnesty International
| Amnesty International | |
| Халыкара амнистия | |
Оешманың Канада бүлеге штаб-фатиры |
|
| Штаб-фатир: | |
|---|---|
| Оешма төре: |
Табышсыз |
| Рәсми теле: | |
| Җитәкчеләр | |
| Генераль сәркатип | |
| Нигезләү | |
|
1961 елның июле |
|
| http://www.amnesty.org.ru | |
Amnesty International (инглиз теленнән — Халыкара амнистия, Amnesty, AI) — халыкара табышсыз һәм бәйсез оешма. Үз максаты булып оешма кеше хокукларын, вөҗдан иреген бозу очракларын алдан кисәтүне яки туктатуны игълан итә. Гадәттә, оешма кеше хокукын бозу очракларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә, һәм шул рәвешле кеше хокукын бозучыларга басым ясый.
Оешма 1961 елда Бөекбританиядә нигезләнә. 1977 елда Amnesty International Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек була[1]. Шулай ук аңа кеше хокуклары өлкәсендә БМО премиясе дә бирелә.
Халыкара хокук яклаучы оешмалар арасында Amnesty International иң озын һәм бай тарихлы. Һәм ул хокук яклаучылар хәрәкәтенең әйдәп баручы ролен үти дип санала.
Тарих[үзгәртү]
Amnesty International оешмасына Питер Бененсон исемле инглиз юристы нигез сала. Газеталарда гаделсез төрмәләрдә утырган кешеләр турында мәкаләләр укып, ул көчсезлеккә сыкрый иде. Һәм ул дуслары белән бергә «The Observer» газетасында бу проблемага кагылышлы мәкалә чыгара. Материал зур кызыксыну уята, «Appeal for Amnesty 1961» хәрәкәте оештырыла. Хәрәкәтнең мөрәҗәгатьләре төрле газеталарта басыла. Бененсон вөҗдан тоткыннары турында сөйләгән «Persecution 1961» китабын да чыгара.
1961 елда хәрәкәт җитәкчелеге кеше хокуклары өлкәсендә даими эшли торган оешманы булдыру турында карар кабул итә. 1962 елның 30 сентябрендә ул Amnesty International исемен ала.
Искәрмәләр[үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? Amnesty International |
- Amnesty International (ингл.)
|
|
|
|---|---|
|
Бетти Уильямс / Мейрид Корриган (1976) • Amnesty International (1977) • Әнвәр Садат / Менахем Бегин (1978) • Тереза Ана (1979) • Адольфо Перес Эскивель (1980) • БМО ЮККИ (1981) • Альва Мюрдаль / Альфонсо Гарсия Роблес (1982) • Лех Валенса (1983) • Десмонд Туту (1984) • ДТАКК (1985) • Эли Визель (1986) • Оскар Ариас (1987) • БМО ТК (1988) • Далай-лама XIV (1989) • Михаил Горбачев (1990) • Аун Сан Су Чжи (1991) • Ригоберта Менчу (1992) • Нельсон Мандела / Фредерик де Клерк (1993) • Ясир Гарафәт / Шимон Перес / Ицхак Рабин (1994) • Пагуош конференцияләре / Джозеф Ротблат (1995) • Карлуш Белу / Жозе Рамуш-Орта (1996) • ПКМТХХ / Джоди Уильямс (1997) • Джон Хьюм / Дэвид Тримбл (1998) • Чикләрсез табиблар (1999) • Ким Дэ Чжун (2000) |
|
|
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |