Тереза Ана
| Тереза Ана | |||||
Тереза Ана
|
|||||
| Тулы исеме | Калькутталы Тереза Ана Агнес Гонда Бояджиу, алб. Agnesё Gonxhe Bojaxhiu |
||||
|---|---|---|---|---|---|
| Һөнәре | монахиня, шәфкать иясе | ||||
| Туу датасы | 26 август 1910 | ||||
| Туу җире | Скопье, |
||||
| Милләте | албанлы | ||||
| Үлем датасы | 5 сентябрь 1997 (87 яшь) | ||||
| Үлем җире | Калькутта, Һиндстан | ||||
| Бүләк һәм премияләре |
|
||||
Тереза Ана (тулы исеме Калькутталы Тереза Ана, тормышта исеме – Агнес Гонда Бояджиу, алб. Agnesё Gonxhe Bojaxhiu) – католик монахиня, ярлыларга һәм авыруларга ярдәм белән шөгыльләнүче «Мәхәббәтт Миссионеркасы Сеңелләре» исемле хатын-кыз монахлар конгрегациясенә нигез салучы. Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Католик Чиркәү тарафыннан беатификләштерелгән.
1997 елда АКШның иң югары бүләге – Конгрессның Алтын медале белән бүләкләнгән.
[үзгәртү] Биография
Тереза Ана 1910 елның 26 августында Скопье шәһәрендә, албанлылар гаиләсендә туа.
18 яшендә ул Ирландия китә һәм «Лоретоның ирланд сеңелләре» монах орденына керә. 1931 елда монахиня була һәм Тереза исемен ала. Озакламый орден аны Калькуттага җибәрә. Монда ул 20 елга якын изге Мария кызлар мәктәбендә укыта. 1946 елның 10 сентябрендә Тереза орденнан Калькуттаның ярлыларына һәм авыруларына ярдәм итәргә рөхсәт ала, ә 1948 елда шунда «Мәхәббәт Миссионеркасы Сеңелләре» монах конгрегациясен төзи. Оешма милләткә яки дингә карамыйча, ярлылар һәм каты авырулар өчен , мәктәпләр, приютлар, хастаханәләр ачу өстендә эшли.
1965 елда монах конгрегацияcенең эшчәнлеге Һиндстаннан читтә дә дәвам итә, хәзерге вакытта аның дөньяның 111 илендә 400 бүлеге һәм 120 илдә 700 шәфкатьлелек йорты бар.
1973 елда Тереза Анага Диндәге прогресс өчен Темплтон премиясен тапшыралар, ул премиянең беренче лауреаты була.
1979 елда аңа «Бәлагә юлыккан кешегә ярдәм итүдә эшчәнлеге өчен» Тынычлык өчен Нобель премиясе бирелә.
1983 елда Римда, Рим Атасы Иоанн Павел II белән очрашу вакытында Тереза Ананың йөрәк өянәге була. 1989 елгы икенче өянәктән соң ул кардиостимулятор ала. 1991 елда Мексикада пневмония белән көрәштән соң, ул йөрәк белән тагын да ныграк авырый. Бу вакытта ул орден җитәкчелегеннән китәргә тели, әмма монахинялар яшерен тавыш бирүдә каршы киләләр.
1996 елда Тереза Ана каты авырый башлый, 1997 елның 13 мартында үзеннән җитәкче вазифаларын төшерә. Ул 1997 елның 5 сентябрендә вафат була. 2003 елның октябрендә ул беатификләштерелгән, ягъни әүлияләр рәтенә кертелгән.
[үзгәртү] Бүләкләр
- «Лотос хуҗабикәсе» исемле Һинд ордены (1963)
- Тынычлык буенча Нобель премиясе (1979)
- Президент Азатлык Медале (1985) һ.б.
[үзгәртү] Cылтамалар
| Викиҗыентыкта? Тереза Ана |
- Тереза Анага багышланган сайт (рус.)
- Тереза Ана. Тормыш тарихы (рус.)
- Тереза Ана. Өземтәләр (рус.)
- Тереза Ана. Аз билгеле фактлар (рус.)
- Нобель премиясе сайтында сәхифә (ингл.)
- Тереза Ана турында фильм (ингл.)
|
|
|
|---|---|
|
Бетти Уильямс / Мейрид Корриган (1976) • Amnesty International (1977) • Әнвәр Садат / Менахем Бегин (1978) • Тереза Ана (1979) • Адольфо Перес Эскивель (1980) • БМО ЮККИ (1981) • Альва Мюрдаль / Альфонсо Гарсия Роблес (1982) • Лех Валенса (1983) • Десмонд Туту (1984) • ДТАКК (1985) • Эли Визель (1986) • Оскар Ариас (1987) • БМО ТК (1988) • Далай-лама XIV (1989) • Михаил Горбачев (1990) • Аун Сан Су Чжи (1991) • Ригоберта Менчу (1992) • Нельсон Мандела / Фредерик де Клерк (1993) • Ясир Гарафәт / Шимон Перес / Ицхак Рабин (1994) • Пагуош конференцияләре / Джозеф Ротблат (1995) • Карлуш Белу / Жозе Рамуш-Орта (1996) • ПКМТХХ / Джоди Уильямс (1997) • Джон Хьюм / Дэвид Тримбл (1998) • Чикләрсез табиблар (1999) • Ким Дэ Чжун (2000) |
|
|
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Mutter Teresa (алм.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
- Страницы с превышением глубины раскрытия
- Шәхесләр
- 26 август көнне туганнар
- 1910 елда туганнар
- Скопьеда туганнар
- 5 сентябрь көнне вафатлар
- 1997 елда вафатлар
- Президент Азатлык медале белән бүләкләнгәннәр
- Мәликә Елена Ордены кавалерлары
- Австралия ордены компаньоны
- Елмаю Ордены кавалерлары
- Википедия:Тәрҗемә соралган
- Википедия:Мәкалә төпчекләре
- Католик әүлияләр
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- Темплтон премиясе лауреатлары
- АКШның мактаулы гражданнары
- Шәхесләр:Македония Җөмһүрияте
- Шәхесләр:Һиндстан
- Австралия Ордены кавалерлары
- Конгрессның Алтын Медале белән бүләкләнгәннәр
- Монахинялар
- Изгеләр әлифба буенча
- Һиндстан изгеләре
- Бальцан премиясе лауреатлары
- Тәңкәләрдәге шәхесләр