Василий Скрынько

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Скрынько latin yazuında])
Василий Скрынько
Туган телдә исем Скрынько Василий Григорьевич
Туган 11 август 1912(1912-08-11)
Украинаның Сумы өлкәсе Тростянец районы Боромля авылы
Үлгән 10 ноябрь 1984(1984-11-10) (72 яшь)
Боромля[d], Тростянецкий район[d], Сумы өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Милләт украин
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Советлар Союзы Герое (СССР Югары Советы Президиумының 10.04.1945 Указы нигезендә бүләкләнгән.)

Ленин ордены III дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены. Кызыл Йолдыз ордены.

«Алтын Йолдыз» (№ 1226) медале
Хәрби дәрәҗә капитан

Василий Скрынько  – капитан, Советлар Союзы Герое.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Скрынько  Василий Григорьевич 1912 елның 11 августында Украинаның Сумы өлкәсе Тростянец районы Боромля авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте - украин. 1934 елда Кызыл Армиягә алына. 1940 елда Орджоникидзе хәрби училищесын, ә 1941 елда бронетанк командирлары составы хәзерлеген камилләштерү курсларын тәмамлый.

Сугышчан юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Григорьевич 1942 елның маенда Бөек Ватан сугышына  китә. Ул Калинин, Брянск һәм I Украина фронтларында катнаша. 1945 елның гыйнварында совет гаскәрләре Висла һәм Одер елгалары арасында фашистларга каршы көчле һөҗүм ясый. Бу сугышларда 61 нче гвардия Свердловск-Львов Кызыл Байраклы танк бригадасының (10 нчы гвардия Урал-Львов иреклеләр танк корпусы, 4 нче танк армиясе, I Украина фронты) гвардия капитаны Василий Скрынько җитәкчелегендәге танк батальоны батырларча сугыша. Алар берничә тапкыр гитлерчылар белән дәһшәтле сугышка керәләр. Дошманның күпсанлы контрһөҗүмнәренең берсе вакытында батальон сугышчылары Петраковице шәһәреннән (Польша) ерак түгел фашистларның бер танкын, 2 штурмлау орудиесен, 2 бронетранспортёрын һәм 50 гә якын солдатын һәм офицерын юк итә. 16 гыйнварда Пекашув торак пункты янында Скрынько танкчылары дошманның колоннасын тар-мар итә, 2 «тигр»ын, 20 автомашинасын сафтан чыгара, бер рота пехотасын кырып сала. Гвардия капитаны Скрынько, бригаданың алдынгы отряды составында хәрәкәт итеп, 1945 елның 20 гыйнварында Бурзенин (Польша) шәһәре янында дошманның каршылык күрсәтүен җиңә. Танклар взводы белән, көчле ыргылыш ясап, немец корган киртәләрне үтә, шартлатырга әзерләнгән Варта аша салынган күперне яулап ала һәм аны миналардан чистарта. 15 минут эчендә күперне саклаучылар кырып бетерелә, гитлерчыларның 7 ут ноктасы сафтан чыгарыла, 60 тонналык күпер бернинди зыян китермичә алына. Берничә минуттан Скрынько батальоны Вартаны кичеп чыга. Ярты сәгатьтән бригаданың төп көчләре дә килеп җитә. Капитан Скрыньконың гамәлләре бригада алдына куелган бурычларның үтәлүенә ярдәм итә. Һөҗүмен дәвам итеп, 27 гыйнварда капитан Скрынько батальоны Кебен районында Одерны кичеп чыга. Иртән Штейнау юнәлешендә һөҗүмдә катнаша. 30 гыйнварда 10 нчы гвардия танк корпусы танкчылары бу шәһәрне ала. 5 февральдәге сугышта гвардия капитаны Скрынько яралана һәм госпитальгә озатыла. 1946 елдан капитан В.Г. Скрынько запаска чыга һәм туган авылында яши һәм эшли. Яшьләргә хәрбипатриотик тәрбия бирүдә актив катнаша. 1984 елның 10 ноябрендә вафат була.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://minsport.tatarstan.ru/file/File/!!!!_MDMS/Kniga_geroev_RT2.pdf(үле сылтама)