Габдуллаһ ибне Мәсгъуд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Габдуллаһ ибне Мәсгуд (гарәп.عبد الله بن مسعود ; ? - Һ. 32, 653) - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең билгеле сәхабәләренең берсе, бөек ислам галиме, фәкыйһ. Беренчеләрдән булып ислам кабул итә.

Габдуллаһ ибн Мәсгуд фикһнең гыйрак мәктәбенә нигез салучысы булып санала. Ул Куфәдә кулланган фикһ ысуллары соңрак Әбү Хәнифә тарафыннан үстерелә, һәм бу ысуллар хәнәфи мәзһәбенең нигезенә ята. Ибне Мәсгуд ысулы аналогиягә нигезләнгән; бу ысул кыяс исемен ала.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Габдуллаһ яшүсмер чагында корәеш кабиләсе юлбашчыларының берсе - Гукбә ибне Әби Мугайтәнең кәҗә көтүен көткән. Бервакыт Мөхәммәд галәйһиссәләм һәм Әбу Бәкер аның көтүе янына киләләр һәм савымсыз яшь кәҗә сорыйлар. Кәҗә яшь булса да, Пәйгамбәр галәйһиссәләм өченсенә дә җитәрлек сөт сава. Бу вакыйгадан соң бераз вакыт үткәч, Габдуллаһ ислам кабул итә һәм Мөхәммәд галәйһиссәләмнән аның хезмәтчесе булырга рөхсәт ала.

Габдуллаһ ибне Мәсгуд, мөселманнарга каршы җәберләүләр башлангач, Хәбәшстанга күчә, ә аннары аннан Мәдинәгә. Бәдер, Өхед, Хандак, Хәйбәр, Хунәйн сугышларында Һәм Мәккәне ачуда катнаша. Мөхәммәд галәйһиссәләм вафат булгач, Хәлифәтне ныгытуда катнаша. Сүрия юнәлешендәге гаскәрләрдә Византиягә каршы сугыша. Аннары хәлиф Гомәр аны Куфә казые итеп билгели.

Ибн Мәсгуд һ. 32 елда 60 яшендә вафат була.

Чыганаклар[үзгәртү]