Галина Халдеева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галина Халдеева latin yazuında])
Галина Халдеева
Туган 7 октябрь 1947(1947-10-07) (76 яшь)
Белорус ССРы Любань районы Хотиново авылы
Ватандашлыгы  СССР
Беларус Совет Социалистик Республикасы
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре «Башкортстан Республикасының халык артисты» (1992),«Башкорт АССРның атказанган артисты» (1980)

 

Халдеева Галина Викторовна (7 октябрь, 1947 ел, Хотиново, Любань районы, Белорус ССР ы) — совет һәм Рәсәй опера җырчысы (меццо-сопрано). Башкортстан Республикасының халык артисты (1992). Башкорт АССРның атказанган артисты (1980).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халдеева Галина Викторовна 1947 елның 7 октябрендә Белорус ССРы Любань районы Хотиново авылында туа.

Гродно музыкаль-педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясенә укырга керә, аны 1974 елда тәмамлый (А. С. Измайлова классы).

1974 елда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына эшкә чакырыла. Бу чор театрның ачылу чоры була, көчле тавышлы, киң диапазонлы яшь солист Уфа тамашачысының күңелен яулый. Җырчының башкару манерасына хас артистизм, сәхнәдә үз үзен тотышы белән халыкка хуш килә.

Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында Галина Халдеева башкарган партияләр:

  • Кармен (Ж.Бизеның шул ук исемдәге операсы; дебют, 1974)
  • Амнерис («Аида», Дж. Верди)
  • Любаша («Патша хатыны» Н. А. Римский-Корсаков)
  • Ольга («Евгений Онегин», П. И. Чайковский)
  • Көнбикә («Салават Юлаев») һәм башкалар.

Аның концерт репертуарына ватан һәм чит ил композиторларының вокаль әсәрләре һәм опералардан арияләр, рус романслары керә. Җырчының концерт программасында барокко чоры (И. C. Бах, Ф. Һендел, А. Страделла), вена классицизмы (Х. В. Глюк, Й.Гайдн, В. А. Моцарт), романтизмның төрле милли мәктәпләре (И. Брамс, Э. Григ, К. Сен-Санс, Ф. Шуберт, Р. Шуман), хәзерге заман композиторлары (А. Гаврилин, С. Прокофьев) әсәрләре бар. Галина Викторовна сайлаган репертуарында көйгә өстенлек бирә. Концертларында рус композиторларының (М. И. Глинка, С. В. Рахманинов, Н. А. Римский-Корсаков, П. И. Чайковский, иске рус романсы вәкилләре П. П. Булахов, А. Е. Варламов, А. Л. Гурилев) популяр вокаль лирикасын башкара. Җырчы хәзерге заман башкорт композиторларының иҗатын (З. Исмәгыйлевнең, Р. Мортазинның, Н. Сабитовның һәм башкаларның җырларын һәм романсларын) игътибар үзәгендә тота, аларның әсәрләрен популярлаштыра. Г. Халдеева Алмания, Польша, Сүрия, Белоруссия, Үзбәкстанда гастрольләрдә була, аның ялгыз программалары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда һәм башка шәһәрләрдә зур уңыш белән үтә. Галина Халдеева Идел буе һәм Җаек композиторлары музыкасы фестивалендә (Уфа, 1985), «Башкортстан—Галле» дуслык атналарында (ГДР, 1977, 1979) катнаша. Һәрчак камиллеккә омтылган Галина Халдеева 1986 елда СССР Зур театрында стажировка үтә (җитәкчесе А. Ф. Ведерников), Мәскәү консерваториясенең Бетховен залында чыгыш ясый. 1990 нчы еллар башында Галина Викторовнаның тормошы кискен үзгәрә. Чакырулган солист почетлы статусында Мария театрының (Санкт-Петербург) берничә спектаклендә катнаша, СССРның халык артистлары А. Ф. Ведерников, Е. С. Мирошниченко, А. Б. Соловьяненко, З. Л. Соткилава белән бергә чыгыш ясый. Халдеева Мария театрында Дж. Вердиның «Аида»сында Амнерис, А. Бородинның «Кенәз Игорь» операсында Коншак кызы, Н. Римский-Корсаковның «Патша кәләше»ндә Любаша, Прокофьевның «Сугыш һәм солых»ында Элен Безухова партияләрен җырлый 1992 елда ул Дамаск Югары музыка институтына (консерватория) чакырыла, анда 2000 елга кадәр вокал укыта, ә 2000-2015 елларда Санта-Сприт университетында һәм консерваториясендә укыта, Уфага да кайткалап тора. 2006 елда Литвада Друскининкай шәһәрендә «Музыка без границ» VI Халыкара конкурс-фестивалендә чыгыш ясый һәм беренче урынны яулый. Конкурста ире, Уфа сәнгать институты доценты Рөстәм Гобәйдуллин аккомпаниатор була.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Башкортстан Республикасының халык артисты» (1992)

«Башкорт АССРның атказанган артисты» (1980)

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире — пианист, Уфа сәнгать институты укытучысы Рөстәм Гобәйдуллин. Улы — Марат Гобәйдуллин — композитор һәм пианист, Халыкара конкурслар һәм Сүриянең «Академик сәнгатьне үстерүгә керткән өлеше өчен» дәүләт премиясенең лауреаты. Уфа сәнгать училищесы һәм Уфа сәнгать институты укытучысы, Рәсәй шәһәрләрендә һәм чит илләрдә ялгыз концертлар белән чыгыш ясый.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]