Гафур Салихов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гафур Салихов latin yazuında])
Гафур Салихов
Туган 7 февраль 1959(1959-02-07) (65 яшь)
Куандык районы, Ырынбур өлкәсе, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты

Гафур Салихов (7 февраль 1959 ел) — галим-философ, югары мәктәп укытучысы. Фәлсәфә фәннәре докторы (2011), профессор. 2011-2019 елларда Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә һәм социология факультеты деканы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гафур Гобәй улы Салихов 1959 елның 7 февралендә Ырынбур өлкәсе Куандык районының Бурангол авылында туган. 1987 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.

1987-1989 елларда Зилаер районы Юлдыбай авылындагы 80-нче урта һөнәр техник училищесында (бүген 80-нче һөнәрчелек лицее) укыта.

1992-1995 елларда Башкорт дәүләт университеты укытучы булып эшли.

1995-1996 елларда «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми нәшриятында директорның фән буенча урынбасары һәм 1996 елның февраленнән — директорның 1-нче урынбасары вазифаларын били.

1996-2002 елларда Уфа китапханә техникумы директоры була.

2002-2004 елларда Башкортстан Республикасы Аппаратында бүлек җитәкчесе вазифасын башкара.

2004-2008 елларда Башкортстан Фәннәр академиясенең Социологик һәм сәяси тикшеренүләр үзәгенең гыйльми хезмәткәре булып эшли.

2008-2011 елларда — Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә һәм социология факультеты укытучысы.

2011-2019 елларда — Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә һәм социология факультеты деканы.

Гафур Салихов — глобальләшү шартларында җәмгыятьнең һәм дәүләтләрнең үсешен, аларның үзара хезмәттәшлеген, нәкъ бу чорда кешенең бар дөнья күләмендә барган процессларда тоткан ролен гыйльми күзлектән чыгып тикшерүче һәм үзенең гыйльми хезмәтләре белән Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә киң танылу алган республика философ-галимнәренең берсе. Фән докторы үзен шулай ук башкорт халкының фәлсәфи карашларын һәм мәдәниятен актив өйрәнүче итеп күрсәтте. Аның мәкаләләре Башкорт дәүләт университетында, Россиядә һәм күп чит фәнни-тикшеренү һәм югары уку йортларында нәшер ителгән җыентыкларда һәм төрле фәнни журналларда даими басылып килә. Гомумән алганда, ул алты дистәдән артык гыйльми хезмәт авторы.

Гыйльми хезмәтләре һәм фәнни мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Мировое сообщество в эпоху глобализации // Вестник Башкирского университета. — Уфа, 2007. — № 1. — С. 194—196.
    • К проблеме социальной картины мира в эпоху глобализации // Вестник Башкирского университета. — Уфа, 2008. — Т. 13. — № 3. — С. 631—634.
    • Человек, общество и проблемы глобализации // Социально-гуманитарные знания. — М., 2008. — № 9. — С. 14-150.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Уфада 2015 елның 6-10 октябрендә узган VII Россия фәлсәфә конгрессының йомгаклау көнендә Гафур Салиховның Россия фәлсәфә җәмгыятенең вице-президенты итеп сайлануы турында билгеле булды[1].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]