Геннадий Матвеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Геннадий Матвеев latin yazuında])
Геннадий Матвеев
Туган 21 август 1908(1908-08-21)
Пектубай, Пектубаевское общество[d], Кадамская волость[d], Яраң өязе, Нократ губернасы, Россия империясе
Үлгән 23 гыйнвар 1996(1996-01-23) (87 яшь)
Киев, Украина
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Украина
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре педагог
Эш бирүче Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университеты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр докторы[d]

Геннадий Константинович Матвеев (1908 ел1996 ел) — совет һәм украин галиме, юридик фәннәр докторы (1951), профессор (1953).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матвеев Геннадий Константинович 1908 елның 8 августында (яңа стиль буенча 21 август) Нократ губернасы Пекла авылында, хәзер Марий Элның Новоторъял районында туган.

1918 елда атасы үлгәннән соң малай балалар йортына эләгә. 1925 елда урта мәктәптә белем ала, күпмедер вакыт төрле эшләрдә эшли.

Белем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә, аны 1933 елда тәмамлый һәм шушы ук университетның аспирантурасында укуын дәвам итә. 1935 елда аспирантурадан Казан юридик институтының ватандашлар хокукы кафедрасына эшкә алына (1931 елда Казан университетының юридик факультеты Совет хокукы институты итеп оештырыла, 1952 елда таркатыла). 1939 елда Бөтен Союз юридик институтында «Возмещение договорного убытка» темасына кандидатлык диссертациясен яклый. 1951 елда СССР Фәннәр академиясе дәүләт һәм хокук институтында «Вина как основание гражданско-правовой ответственности по советскому праву» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елның сентябрендә Геннадий Константинович Киев дәүләт университетына эшкә күчерелә (хәзер Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университеты). Бөек Ватан сугышыында катнаша, аннан 1946 елда демобилизацияләнә. Кайтып Киев университетында эшен дәвам итә, юридик факультет деканы була (1949). КПСС әгъзасы. Хаклы ялга чыкканнан соң, яңа оештырылган халыкара хокук һәм халыкара мөнәсәбәтләр факультетына күчә, анда чит ил студентлары белән шөгыльләнә. Краков, Прага, Лейпциг, Рим, Флоренциядә лекцияләр һәм докладлар укый, Парижда һәм Гаагада халыкара конференцияләрдә катнаша.

Халыкара шәхси хокукның Киев мәктәбенә нигез төзүчесе булып тора, никах һәм гаилә кодексын төзүдә катнаша.

Г. К. Матвеев җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнә. 1947 елда Украин ССРы Югары судының ватандашлар коллегиясе әгъзасы итеп сайлана, аның составында укыту эшмәкәрлеге белән беррәттән 1952 елга кадәр эшли. Мизалдар белән, шул исәптән «Хәрби казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә.

1996 елның 23 гыйнварында Киевта вафат була. Улы — Юрий Геннадьевич Матвеев шулай ук галим-хокук белгече.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]