Гносеология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Гносеология (бор. грек. γνῶσις, gnosis — танып белү), танып белү теориясе — фәлсәфә фәненең мөһим бүлеге.

Танып белү — дөньядагы предметлар, күренешләр турында белем алу, аларның асылына төшенү, булган белемнәрне киңәйтү, арттыру, камилләштерү. Танып белү борынгы греклар илендә антик чорда ук галим- нәрнең игътибарын үзенә җәлеп итә торган булган. Предмет һәм аның турында фикер, предмет һәм аның турында белем, субъектның фикере белән аның белеме арасындагы мөнәсәбәт, белем һәм хакыйкать, предмет белән белем арасындагы мөнәсәбәт һ. б. шундый мәсьәләләр буенча бәхәсләр алып барылган. Ләкин бу мәсьәләләрне чишү танып белү күренешенең асылын ачуга китерә алмаган әле. XVII-XVIII гасырлар танып белү проблемасын югарырак нигездә карый башлау белән характерлана. Фәлсәфәдә бу проблема, гомумән, алгы планга чыга башлый. Ләкин танып белү проблемасын хәл итүдә галимнәр арасында бердәмлек тиз генә табылмый. Бәхәсләр бигрәк тә танып белү процессында хәлиткеч әһәмияткә ия булган факторлар тирәсендә бара башлый. Шушы бәхәсләрдә бер-берсенә каршы ике тенденция — сенсуализм һәм рационализм — барлыкка килә.

Сенсуалистлар (Гассенди, Һоббс, Локк һ. б.) танып белү процессында өстенлекне тою, зиһенгә алу кебек шәкелләргә бирәләр. Моны аңлау кыен түгел, чөнки материализм юнәлешендәге сенсуалистлар, кагыйдә буларак, үзләренең фәлсәфи эзләнүләрен табигать фәннәре биргән материаллар нигезендә алып баралар, алар хәтта шушы эмпирик материалны кешенең дөньяны танып белүендә бердәнбер чыганак дип карыйлар. Рационалистлар (Декарт, Спиноза, Лейбниц һ. б.), нәкъ киресенчә, танып белү процессында иң мөһим, өстен нәрсә дип кешенең рациональ, абстракт фикер йөртә белү сәләтен саныйлар. Аларның берьяклылыгын аңлау да әллә ни читен түгел, чөнки алар барысы да, — кагыйдә буларак, математиклар. Алар өчен абстракт фикерләү сәләте чыннан да беренчел. Ләкин алар дөньяны танып белүдә эмпирик белемнәрнең әһәмиятен танырга теләмиләр. Бу караштан чыгып эш итү аларны кайбер мәсьәләләрдә идеалистик фикер йөртүгә дә китерә. Мәсәлән, Декарт кешеләрдә тумыштан килгән идеяләр барлыгы, Лейбниц исә фикерләүнең чынбарлыктан аеры, ирекле була алганлыгы турында хаталы нәтиҗәләр чыгаралар. Кант рационалистлар белән сенсуалистларны килештерергә тырыша. Ул танып белүдә гакылның бердәнбер чара түгел икәнлеген дәлилли, ләкин танып белүдә рационалистлар уйлап чыгарган априорлык сыйфатын инкяр итми генә түгел, киресенчә, аның чагылышын галәми сузулык белән вакыт категорияләренә дә тага.

Кант моның белән генә дә чикләнми. Ул, танып белүне абсолют югарылыкка күтәреп, аңа объектив реальлекне дә буйсындыра. Асылда, бу субъектив идеализмның чагылышы булып чыга. XVII-XVIII гасырларда философиядә агностиклык агымы сизелерлек урын ала. Дөрес, ул скептиклык шәкелендә борынгы греклар (Протагор) тәгълиматында ук чагылып алган була, ләкин XVIII гасырда ул бигрәк тә Д. Юм (1711—1776) һәм И. Кант хезмәтләрендә урын таба. Мәсәлән, Юм сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләрнең объективлыгын инкяр итә. Гомумән, аның агностиклыгы соңгы чик шәкелендә формалаша. Ул хәтта предметларның дөньяда барлыгын да шиккә куя. Кантның агностиклыгы башка шәкелдәрәк. Ул әйберләрнең (предметларның) барлыгын инкяр итми, ләкин әйберләрне танып-белү мөмкинлеге ягыннан икегә бүлә. Берләре («әйбер — безнең өчен») кешенең танып белүенә бирелә, икенчеләре («әйбернең асылы үзендә кала») бирелми. XIX гасырда Max һәм Авенариуслар Кантның агностик карашларын тагын да күпертә төшәләр. Философиядә агностицизм агымындагы концепцияләрне XIX гасырда Л. Фейербах һәм Ф. Энгельс, ә XX нче гасырда B.И. Ленин тәнкыйть итеп чыгалар. Ләкин агностицизмның шаукымы Көнбатыш илләр философиясендә XX гасырда да дәвам итә әле.

Әлбәттә, танып белү — өзлексез процесс ул, шунлыктан дөньяны танып белүнең иге-чиге юк. Кешелек һичкайчан да дөньядагы барлык әйберләр танылып бетте, танып беләсе нәрсә калмады дип әйтә алмаячак. Ләкин бу сүзләрнең хаклыгы танып белүне киң, глобаль аспектта алганда шулай, аерым предметларга, күренешләргә, процессларга ул кагылмый. Аерым алынган предметлар да, процесслар да кешенең танып белүенә биреләләр, гәрчә бу эштә хаталар да, тулы рәвештә (һәрхәлдә, шушы этапта) танып белүгә ирешә алмау да булырга мөмкин. Мәсәлән, кешенең галәмгә күтәрелүе күп еллар дәвамында белгечләрнең хыялында, фаразында гына булды. XX га-сырга кадәр кешелек шушы максатка ирешә алмый яшәде. Ләкин узган гасырның 50—60 нчы елларында кеше галәмгә очу өчен кирәк булган барлык нәрсәләрне (махсус ягулык уйлап табу, корабльнең конструкциясен эшләү, галәмгә очучыларны махсус программалар буенча әзерләү һ. б.) танып белүгә иреште. Бу казанышлар тагын да катлаулырак башка бурычларны үтәүгәдә юл ачты. Әйтик — кеше галәм корабыннан «тышка», галәм киңлегенә чыкты; корабльдә Айга барып җитте. Алга таба да фән һәм техниканың һәр өлкәсендә чишелмәгән проблемаларның иге-чиге юк әле. Кешеләрнең танып белүгә ирешелмәгән әйберләре чиксез, ләкин алар кайчан булса да танып беленәчәк. Биредә ике карашны аера белергә кирәк.

Бүгенге көндә кешеләр тарафыннан танып беленмәгәнне күздә тоту — бер хәл, ә предметлар, күренешләр кешеләрнең танып белүенә принципиаль рәвештә бирелми дигән позициядә тору — бөтенләй икенче нәрсә.

Беренче караш — реаль (чөнки кешеләр тарафыннан танып беленмәгән нәрсәләр биниһая күп), икенче караш скептиклыкны, агностиклыкны күрсәтә. Ул хаталы караш. Чөнки нәрсәдер бүген танып беленмәгән икән, иртәгә (яисә соңрак) ул танып белүгә бирелергә мөмкин. Кешенең тәҗрибәсе нәкъ шуны күрсәтә дә.

Әдәбият[үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү]