Иммануил Кант
| Иммануил Кант алман. Immanuel Kant |
|
| Һөнәре | фәлсәфәче |
|---|---|
| Туу датасы | 22 апрель 1724 |
| Туу җире | Кенигсберг, Пруссия |
| Гражданлыгы | |
| Милләте | немец |
| Үлем датасы | 12 февраль 1804 (79 яшь) |
| Үлем җире | Кенигсберг, Пруссия |
Иммануи́л Кант (алман. Immanuel Kant [ɪˈmaːnu̯eːl ˈkant]; 22 апрель 1724, Кенигсберг, Пруссия[1] — 12 февраль 1804, шунда ук) — Романтизм һәм Мәгърифәт чоры чикләрендә эшчәнлеген алып барган немец фәлсәфәчесе, немец классик фәлсәфәсенең башлап җибәрүчесе.
[үзгәртү] Биография
Бай булмаган һөнәрче гаиләсендә туа. Эммануил исемен Изге Эммануил хөрмәтенә бирәләр. Кант «Фридрихс-Коллегиум» дәрәҗәле гимназиясен тәмамлый, аннары Кенигсберг университетына керә. Атасының үлеме сәбәпле ул университетны тәмамлый алмый. Гаиләсен туендырыр өчен укуны ташлаганнан соң ул өй укытучысы булып эшли. Нәкъ шушы дәвердә, ягъни 1747—1755 елларда ул үзенең әле дә актуальлеген югалтмаган Кояш системасының беренчел томанлыктан килеп чыгуы турындагы космогоник теориясен эшләп чыгара һәм нәшер итә.
1755 елда Кант диссертациясен яклый һәм университетта укытырга рөхсәт бирүче доктор дәрәҗәсен ала. Аның кырык елдан артыкка сузылган укытучылык дәвере башлана.
1770 елда ул Кенигсберг университетында логика һәм метафизика профессоры буларак билгеләнә. 1797 елга кадәр ул фәлсәфә, математика һәм физика белән бәйле төрле дәресләр бирә.
[үзгәртү] Фәлсәфә
Профессор булы эшләгән чорда ул үзенең фәлсәфәсенең үзәген тәшкил итүче өч төп әсәрен яза:
- «Чиста аң тәнкыйте» (1781) — гносеология (эпистемология)
- «Гамәли аң тәнкыйте» (1788) — этика
- «Фикер йөртү сәләте тәнкыйте» (1790) — эстетика
Бу әсәрләр фәлсәфәдә фундаменталь урын алып торалар һәм авторына XVIII гасырның бөек фикер йөртүчесе абруен казандыралар. Алар фәлсәфәнең алдагы үсешенә зур тәэсир ясыйлар.
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Бүгенге көндә Калининград, Россия