Әбү Вәлид бине Рөшд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әбү Вәлид бине Рөшд

Тулы исеме ابو الوليد محمد ابن أحمد ابن رشد
Һөнәре галим, фәлсәфәче
Туу датасы 1126 ел(1126)
Туу җире Кордова, Әлморавид империясе
Үлем датасы 10 декабрь 1198(1198-12-10)
Үлем җире Марракеш, [Әлмөхәд дәүләте]

Әбү Вәлид Мөхәммәт ибн Әхмәт бине Рөшд (гарәп. ابو الوليد محمد ابن أحمد ابن رشد‎) — гарәп галиме, күренекле фикер иясе, Аристотельнең материалистик юнәлештәге карашларын үстерүче, фәлсәфәдә аверроизм дигән мәктәпкә нигез салучы.

Ибн Рөшд хәзерге Испаниянең Кордова шәһәрендә туа. Шунда белем ала һәм берничә ел дәвамында кади булып хезмәт итә, соңрак Йосыф һәм Мансур исемле әмирләр карамагында табиблык вазифасын башкара.

Фәлсәфи карашлар[үзгәртү]

Ибн Рөшднең күпчелек фәлсәфи хезмәтләре Аристотельнең әсәрләренә аңлатма рәвешендә иҗат ителгән. Ләкин алар тар кысадагы «аңлатма» гына түгел, ә Аристотельнең билгеле юнәлештә булган фикерләрен алга үстерү.

Ибн Рөшднең төп хезмәтләренең берсе — «Кире кагуны кире кагу» дип аталган. Бу хезмәт башка телләргә, шул исәптән инглиз, алман, рус һ. б. телләргә дә тәрҗемә ителгән. Әсәр мистик карашлы галим Газалиның «Фәлсәфәчеләрне кире кагу» дигән хезмәтенә каршы юнәлдерелгән була. Ибне Рөшд үзенең бу хезмәтендә, дөнья Аллаһ тарафыннан яратылган дигән карашны тәнкыйтькә тотып, ул һичкем тарафыннан да тудырылмаган, мәңгелек, дигән фикерне яклый. Ибне Рөшд Аллаһның булуын таный, ләкин ул, ягъни Аллаһ, аныңча, материя белән берлектә һәм Аллаһның функциясе потенциядә булган формаларны чынбарлыкка әверелдерү.

Хәрәкәт, Ибне Рөшд карашынча, шулай ук мәңгелек. Матди дөнья вакыт ягыннан чиксез, ә менә аның галәми сузулык ягын алганда, ул чикле. Хәрәкәт материянең эчке сыйфаты һәм ул төрле формаларда чагыла. Ибне Рөшд «бербөтен интеллект» теориясен алга куя. Бу интеллект ниндидер абстракт нәрсә. Асылда, бу идеализм. Ә интеллектны аерым индивидка бәйләп караганда, ул материалистик позициядә торганлыгын күрсәтә. Индивидның интеллекты ул — кешенең җаны. Җан тән белән берлектә. Җанны мәңгелек дип карау, Ибне Рөшд карашы буенча, уйдырма, җанның кеше үлгәннән соң яшәве — ялган. Аерым кешенең акылы, шулай ук юкка чыгуга дучар. Мәңгелек фәкать галәми гакыл гына. Анда да буыннан буынга тапшырыла торган сыйфат мәгънәсендә генә.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.