Карл Маркс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Карл Маркс

Тулы исеме Karl Heinrich Marx
Һөнәре галим, фәлсәфәче, социолог
Туу датасы 5 май 1818(1818-05-05)
Туу җире Трир, Пруссия
Үлем датасы 14 март 1883(1883-03-14) (64 яшь)
Үлем җире Лондон, Бөекбритания

Карл Ге́нрих Маркс (алман. Karl Heinrich Marx) — алман фәлсәфәчесе, социолог, икътисадчы, сәяси журналист, җәмәгать эшлеклесе. Эшләре фәлсәфәдә диалектик һәм тарихи материализмны формалаштырдылар, икътисад өлкәсендә теорияләре бар, сәясәттә — сыйнфый көрәш теориясен уйлар чыгаручы. Әлеге юнәлешләр коммунистик һәм социалистик хәрәкәтләренең нигезе булганнар, фәлсәфә исә «марксизм» исеме белән йөртелә башлады.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Карл Маркс 1818 елда Трир шәһәрендә адвокат гаиләсендә туа. Анда гимназияне тәмамлаганнан соң, ул башта Бонн, соңрак Берлин университетында белем ала. Диссертацияне Демокрит белән Эпикур фәлсәфәсе буенча яза. Маркс үзенең яшьтәшләре белән бергә Һегель фәлсәфәсе белән дә тирәнтен таныша, аның хезмәтләрендәге революцион «орлыкларны» үзләштерергә омтыла. Ләкин еллар узган саен, ул фәлсәфә кыйбласын материализмга таба үзгәртә бара. Моңа Людвиг Фейербахның хезмәтләре хәлиткеч сәбәп була.

1840 еллар башында Маркс Кельнда чыга торган «Рейн» гәзитендә мөхәррир булып эшли башлый. Ләкин анда озак эшли алмый, цензура басымы көчәю аркасында китәргә мәҗбүр була.

1843 елда Маркс өйләнә. Аның хатыны Дженни фон Вестфален реакцион дворян гаиләсендә туып тәрбияләнгән булса гомеренең соңгы сәгатенә хәтле революционер иренә турылыклы булып, бөтен көчен һәм матди мөмкинлеген иренең изге эшенә багышлый.

1844 елда Маркс Парижда үзенең киләчәктә иң якын дусты булачак Энгельс белән таныша. Шунда аларның иҗади дуслыгы, икесенең дә тормыш юлларында яңа этап башлана. 1847 елда алар, Прудонның «Хәерчеләр фәлсәфәсе» дигән әсәрен тәнкыйтьләп, «Фәлсәфәнең хәерчелеге» дип аталган зур уртак хезмәтләрен чыгаралар. Шул ук елда алар Энгельс белән «Коммунистлар союзы» дигән яшерен оешмага керәләр, аның йөкләмәсе буенча 1848 елда «Коммунистлар партиясе манифесты» дигән атаклы хезмәтне иҗат итәләр.

1840 еллар азагы Маркс өчен аеруча киеренке уза. Аны сәяси яктан кысалар, эзәрлеклиләр, илдән илгә күчеп йөрергә мәҗбүр итәләр. Ул матди авырлык шартларында үзенең төп хезмәте «Капитал» өстендә эшли башлый. Ә 1864 елда Лондонда I Интернационал барлыкка килү белән Маркс аның ихтыяҗларына җавап бирү җәһәтеннән практик эшкә бирелә, шушы ук елларда ул үзенең кайбер атаклы хезмәтләрен яза.

1870 елларда, «Париж коммунасы» җиңелгәннән соң, Маркс яңадан теоретик юнәлештәге эшләрен дәвам иттерә. Ләкин бу вакытка аның сәламәтлеге шактый какшаган була инде. 1881 елны аның белән гомер иткән хатыны үлә, ә ике елдан соң үзе дә кәнәфиендә утырган килеш, йокысыннан уянмыйча, дөнья куя.

Төп эшләре[үзгәртү]


Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар:

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.