Конфуций
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Конфуций | |
| Тулы исеме | Кун Цю (кыт. 孔丘) (тугач) кыт. 孔子 / 孔夫子 |
|---|---|
| Һөнәре | галим, фәлсәфәче |
| Туу датасы | 28 сентябрь 551 б. э. к. |
| Туу җире | Цюйфу, Кытай |
| Үлем датасы | —479 |
| Үлем җире | Цюйфу, Кытай |
Конфу́ций (кыт. 孔子 Кун-Цзы, сирә кенә кыт. 孔夫子 Кун Фу-Цзы, латинлаштырылуы — Confucius; тууы якынча б.э.к. 551 нче ел, Цюйфу — үлеме б.э.к. 479 елда) — Кытайның борынгы акыл иясе һәм фәлсәфәчесе. Аның өйрәтмәләре Кытай һәм Көнчыгыш Азия тормышына тирән йогынты ясый һәм конфуцианлык исемле фәлсәфә системасына нигез сала.
Чын исеме — Кун Цю (孔丘 Kǒng Qiū), ләкин әдәбиятта еш кына Кун-цзы, Кун Фу-Цзы («укытучы Кун») яки Цзы — «Укытучы» дип кенә әйтелә. Һәм бу очраклы түгел: 20 яшендә үк ул Кытайда иң беренче һөнәри мөгаллим буларак таныла.
Сылтамалар [үзгәртү]